Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

Идел буенда урнашкан корылыктан халык җәфа чигә. Яңгырлар булмаудан коелар кибә, янгыннар даими булып тора. Чуашстанда яшәүче татарлар бу очракта милли йолаларны торгызып, гыйбадәтләр уздырып, Алладан яңгыр сорау йолалары уздырды.

Чуаш авылындагы татар йоласы

Чуашстан татарларының республикада дистәдән артык изге урыннары бар. Элек-электән килгән йола буенча, бу урыннарга халык барып, догалар кыла. Әлеге изге урыннарның күбесендә борынгы кабер ташлары да ята. Халык, шул тирәдәге мәхәллә кешеләре аларны карап-тәрбияләп тора.

Шомыршы районына керә торган Карабай-Шомыршы авылында бүген чуашлар яши. Әмма, татарлар бу урынны Яңа Торын авылы дип атый. Әлеге чуаш авылы уртасында, Карлы елгасы ярында борынгы мөселман зираты урнашкан. Анда өч кабер ташы да бар. Икесендәге язуларны укырлык түгел, әмма өченчесендәге язудан тарихны чамалап була.

Әлеге кабер ташы Бикбулат морза тарафыннан Тинчура улы Бикчурага һиҗри белән 1100 елда куелган. Халык бу урында сугыш булган дип сөйли. Тарихчылар нугай татарлары белән урыс гаскәре бәрелешкән урын булуы ихтимал дип аңлата. Чуаш галимнәре, кабер ташлары чуашча язылган дип аңлатырга тырыша. Әмма язу саф татар телендә.

Бу урынны җирле татарлар изге урын дип саныйлар һәм ел саен гыйбадәт кылырга киләләр.


“Чуашлар каршы ала иде”

Картлар сөйләвенә караганда, колхозлаштыру вакытында, бу урынны сөреп, анда кыяр утыртып караганнар. Әмма ике ел рәттән бозлы яңгыр явып, үсемлекләрне харап иткән. Аннары, ул тирәдә бала-чага мал ашаткан. Балалар шуннан соң авырган. Ул авыру балаларны татарлардан өшкертеп торганнар. Файдаларын да күргәннәр.

Шыгырдан, Балтай, Байтирәк, Татар Согыты авылы татарлары бу урынга ел да бер аерым көнне килеп торганнар. Аларны чуашлар чәйләр әзерләп каршы алып торган. Әмма, хәзер бу гадәт юк инде.

Быел, бу урында узган зиярәт йоласына ике-өч чуаш карчыгы гына килеп утырган иде.

"Баеган саен йола бетә"


Быелгы зиярәт корылык басымы астында узды. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов алдан ук, яңгыр теләү ниятендә узачак дип аңлатты. Башка еллардан аермалы буларак, татарлар да быел аз килгән иде.

Мөфти хәзрәт моны күреп, моннан ун-егерме ел элек кенә дә, бу изге җирдә халык шыгрым тула иде. Хәзер татарларыбыз баеп беттеләр, бу изге урыннарга килмәс булдылар. Әмма, Аллаһы тәгаләне без онытып кына, изге урыннарны ташлап кына, рәхәткә ирешә алмыйбыз. Менә икенче ел инде, Алла корылык белән сыный, дип вәгазь сөйләде.

“Без мәетләрдән сорарга килмәдек монда. Без, пәйгамбәребез сөннәтен үтәп, каберлекләрне зиярәт итәбез, аларга дога кылабыз, Аллаһы тәгаләдән ярдәм сорыйбыз. Мондый урыннарга йөрергә ярамый дип, баш бутап йөрүче ваһабилар да бар. Бу юк сүзләр. Кабатлап әйтәм, без каберләрдә булганнардан ярдәм сорамыйбыз, ә аларга дога кылабыз”, дип чыгыш ясады.


Аннары Ясин, Тәбрәк сүрәләре укылды. Халык белән бергәләп тәүбә кылынды. Моннан соң, электән килгән гадәт буенча, зираттан чыгып, яр буенда корбан ашлары ашалды.

Яңа Торын авылы зиратына татарлар электән үк корылык булганда дога кылырга килә торган булганнар. Зират читендә карап торган чуаш карчыклары да, татарлар килде, димәк яңгыр була дип, ышаныч күрсәтеп калдылар. Ә яңгыр теләгенең төп гыйбадәте - истиска намазы шул ук көнне мәчетләрдә укылды.

Тукай су сибешә

Корылыктан аптыраган халык онытылып барган тагын бер йоланы искә төшерде. Ул да булса, урамнарда, үткән-сүткән кешегә су сибеп, яңгыр теләге оештыру. Тукай авылында бу эшне мәдрәсә шәкертләре белән бергәләп авыл имамы Наил хәзрәт Җамалетдин оештырган иде. Яңгыр озак көттермәде. Бер болыт кисәге чыгып, Тукайга бераз яңгыр яуды.

Бу йолага башка авыллар да кушылды. Шыгырдан яшьләре бу көннәрдә шулай ук “яңгыр теләге”н уздырды. Соңгы ике көндә авыл өстендә бераз яңгыр болытлары булса да, әлегә яңгырның тамчысы да тамганы юк.

XS
SM
MD
LG