Accessibility links

Үзбәкстандагы качаклар проблемасы бетте


Кыргызстанда 10 июньдә кабынган этник каршылыклардан соң меңнәрчә качак Үзбәкстанга сыена башлавы белән чик буенда һәм ил эчендә арткан кризис инде бетте диярлек. Үзбәкстан хөкүмәте Кыргызстанның көньягындагы Ош һәм Җәлалабад вилаятендәге этник каршылыкларның басылуыннан соң Үзбәкстанның Әндиҗан вилаятенә сыенган бөтен үзбәкләрнең кире үз җирләренә кайтуы белдерелде.

Әндиҗандагы качаклар идарәсе вәкилләре ил буйлап урнаштырылган 47 качак лагерындагы якынча 100 мең кешенең барсының да кире үз җирләренә кайтуын белдерде. Әндиҗанда бары тик каршылыклар вакытында яраланган 400 кеше генә хастаханәләрдә калган.

БМОның качаклар югары шурасының Үзбәкстандагы вәкиле Питер Никелеу, Кыргызстаннан килгән качакларга ярдәм иткән өчен Ташкент хөкүмәте рәхмәт әйтте.
XS
SM
MD
LG