Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:27

Кыргызстанның яңа конституциясе парламент идарәсен кертүне күздә тота. Бу Үзәк Азиядә моңарчы күрелмәгән хәл. Ләкин кайберәүләр конституцияне гамәлгә ашыру бик үк җиңел булмас дип саный.

Кыргызстанның яңа конституциясе Үзәк Азия һәм элекке Советлар берлеге илләре арасында бөтенләй мөмкин хәл түгел кебек тыела. Чөнки гомер-гомергә монда бары бер кеше – президент яки премьер-министр идарә итеп килде. Һәм хәзер яңа конституция моны чикли булып чыга.

Илнең көньягындагы чуалышлардан янчыган Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте бу яңа документ ниһаять илдә бер төпле нигез булдырыр дип өметләнә. Һәм шул сәбәпле, алар референдумны кичектерүгә дә каршы булды. Нәтиҗәдә узган атна азагында сайлауда шактый кеше катнашты һәм аларның күпчелеге референдумны яклады.

Президентның вәкаләтләре әле дә зур

Конституциянең президент вазыйфасын чикләүне күздә тотуы ачыктан-ачык аңлашылса да, шул ук вакытта ул аңа алмаш буларак камил парламент системасын тудырмый. Беренче чиратта монда президент һәм канун чыгаручыларның дәрәҗәсен тигезләштерергә тырышу сизелә.

Вакытлы хөкүмәт җитәкчесе урынбасары һәм конституцион шура рәисе Омурбәк Текебаев сүзләренчә, инде кайбер каршы килүчеләр алдан ук бу парламент түгел, ә кушылма система дип тәкърарлаган.

“Без аны бу проектта парламент системасы буларак язмадык. Тарихчылар һәм башка галимнәр моның нәрсә булуын ачыкларга тиеш. Без Кыргызстанга авыр хәлдән чыгарга ярдәм итү өчен конституцион проектны тәкъдим иттек. Без бу проектның башлангычында торучылар парламент системасына чакырабыз”, ди ул.

Текебаев сүзләренчә, бу проектта әле дә президентка зур вәкаләтләр бирелә. Чөнки ул бюджет һәм бюджет сәясәтеннән тыш, кайбер башка кануннарны кире кага яки аларны имзалаудан баш тарта ала. Шулай ук президентның канунны кире парламентка юлларга да хокукы бар. Әмма кыргыз халкы моны җитди өлкәгә кертми. Алар өчен хакимият идарәсе беренче чиратта хакимияттәге хезмәткәрләр сәясәтен, финансларны аңлата.

Парламент идарәсе булган күп кенә Европа илләреннән аермалы буларак Кыргызстанда президент вәкаләте шактый югары булып кала. Әмма ул элеккечә илнең барлык икътисадын һәм хөкүмәт акчаларын үз контролендә тота алмаячак.

Парламентта партияләр урыны чикләнгән

Яңа конституциядә шулай ук депутатлар урынын 90нан 120гә җиткерү карала. Партияләр никадәр көчле булуга карамастан, аларның вәкилләренең урыннары чикләнгән. Ягъни бер генә партиядән дә 65тән артык кеше депутат була алмый.

Бу исә күп кенә күзәтүчеләрне гаҗәпкә калдырды. Шул исәптән Бишкәккә конституция турында киңәшләр биргән Европа Шурасының Венециан комиссиясен дә. Чөнки демократия булганда партия вәкилләренең урынын чикләү күздә тотылмый.

Комиссия сәркатибе Томас Маркерт исә Кыргызстан элекке авторитар җитәкчеләр идарәсеннән соң гыйбрәт алып шулай эшлидер дигән фикердә тора.

“Бер яктан мин моның кайдан килеп чыгуын һәм яхшы нияттән эшләнүен аңлыйм, әмма икенче яктан караганда әгәр кемнәрдер яхшы эшли икән, ни өчен аларга күбрәк урын бирү мөмкинлеген тудырмаска? Мин бу мәсәләгә бик сак карыйм һәм моны эшләмәскә киңәш итәр идем, әмма Кыргызстанда моны ни өчен эшләүләрен аңлый алам”, ди ул.

Советлар берлеге таркалып, 1991 елны Кыргызстан бәйсез илгә әйләнгәннән соң, инде ике президенты үз урыннарыннан бәреп төшерде. Беренче чуалышлар 2005 елны, ә икенчесе быелның апрель аенда булды.

Конституциядәге тагын бер үзенчәлек бу конституцион мәхкәмә мәсьәләсе. Хәзер конституциядәге аңлатмалар белән югары мәхкәмә шөгыльләнәчәк.

Маркерт бу да Кыргызстанның сәяси тәҗрибәсе нәтиҗәсе булуын әйтә.

“Моны Кыргызстанның яңа тарихы белән аңлатып була. 2006 елны конституцион мәхкәмә ул чактагы президент Корманбәк Бакыев вәкаләтләрен көчәйтүгә һәм аның барысын да үз кулында тотуга уңай караш белдерде. Хәзерге карар ул элекке хәлләргә җавап дип әйтергә була. Әмма бу бик үк акыллы җавап түгел, система да гел шундый була алмый. Шуңа без Кыргызстанның конституцион мәхкәмә тәртибендә калуын теләр идек”, ди ул.

Кыргызстанга килешерме?

Яңа конституциядә калган барлык төп юнәлешләр дөнья үрнәгендә булган иде. Парламент сайлаулары биш елга бер узарга тиеш, аның беренчесе быел октябрьгә каралган. Анда 18 яшьне узган барлык өлкәннәр катнашырга хокуклы.

Моннан тыш бер генә партия дә дини яки милли нигездә төзелә алмый. Хәрби көчләр, милиция һәм мәхкәмә оешмалары вәкилләренең сәяси партияләргә керү тыела.

Президент бары бер тапкыр алты елга сайлана, намзәтләр 35тән алып 70 яшькә кадәр булырга, кыргызча иркен сөйләшергә һәм ким дигәндә илдә 15 ел яшәгән булырга тиешләр.

Венециан комиссиясе конституция нәтиҗәләрен югары бәйләде. Маркерт сүзләренчә, кыргызлар башка илләрдән дә үрнәк алырга һәм гомумән тормышчан система табарга тырышкан. Шуңа без хәзер аны тәнкыйтьләргә түгел, ә якларга тиеш, ди.

Әмма җәмәгатьчелек һәм күзәтүчеләр яңа конституция өчен төп сынау аны куллана башлагач булачак дип саный.

Инде бу атнада ук Русия президенты Дмитрий Медведев Кыргызстандагы парламент идарәсе киләчәгенә шик белдерде.

Чыннан да күп кенә Европа илләрендә уңышлы эшләп килгән бу тәртип элекке Советлар берлеге илләрендә яшәп китә алырмы? Бу әлегә сорау булып кала.

XS
SM
MD
LG