Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газет-журналларга язылучылар кимегән


2010 елның икенче яртыеллыгына язылуда Татарстанга килгән корылык та, “Татарстан Почтасы”ның “Русия Почтасы”на кушылуы да, басмаларга бәяләр арту да тискәре йогынты ясаган.


Татар матбугаты башкалар кебек елга ике тапкыр “чебешләр саный” - гыйнвар һәм июль башында күпме укучысы булганны барлый. 2010 елның икенче яртыеллыгына язылуның төгәл саннары 5 июльдә генә игълан ителәчәк. Шулай да һәр газет һәм журнал якынча гына булса да күпме укучысы булачагын санап куйган инде.

“Ватаным Татарстан” газетының язылу өчен җаваплы хезмәткәре Илдар Миргалимов сүзләренчә, икенче яртыеллыка язылу күпләр өчен авырлык белән барган. Татарстанга килгән корылык кешеләрнең кәефен төшергән.
Илдар Миргалимов


Шулай булуга карамастан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда “Ватаным Татарстан”ны алдыручылар 18%ка арткан. “Былтыр шушы вакытка гомуми тираж 17 меңнән артык булса, быел беренче мәгълүматлар буенча 20 меңнән арттык”, ди Миргалимов. Шулай да 2010 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда “Ватаным Татарстан” күпмедер укучысын югалткан. Гыйнвар аена караганда июльдә укучылар 15 %ка кимегән.

Бәйсез “Ирек Мәйданы” газеты хуҗасы Раиф Усманов та корылыкның халык кәефенә нык тәэсир иткәнен тойган. “Кыш белән чагыштырсак без берәр меңгә кимедек. Авыл кешесе җәй көне бакча эшләре, мал-туарга азык әзерләү белән мәшгуль бит, узган елның икенче яртыеллыгына язылу белән чагыштырганда 300гә артканбыз”, ди Усманов.

“Шәһри Казан” газеты мөхәррире Мансур Мортазин әйтүенчә, әлеге басманы алдыручылар 7-8%ка кимиячәк. “Быелгы җәй өчен зур югалту димәс идем мин. Безне сентябрь аеннан алдыручылар да бар. Алары керми бит аның. Мисал өчен, күп кенә уку йортлары июль белән августта “Шәһри Казан”ны алдырмый. Узган яртыеллыкта безнең 6100 абунәчебез бар иде, хәзер 5600 тирәсе булачак”, ди Мансур Мортазин.

Икенче яртыеллыкка күп кенә газет-журналларның бәяләре дә артты. Мисал өчен “Шәһри Казан”ның пәнҗешәмбе саны элек 160 сум булса, хәзер 204 сумга күтәрелгән. “Бу шактый. Монда “Русия почтасы” бәяләрне арттырды һәм безнең “Татмедиа” да, әзрәк акча табыр өчен, үзе дә кушып җибәрде”, ди Мансур Мортазин.

Шулай да алар әлеге сумнарны киметү өчен төрле юллар эзли. Почтаны читләтеп үтеп Казанда “Шәһри Казан”ны язылучының үзенә үк итеп бирү челтәрен булдырганнар.
Раиф Усманов

“Районнарга илтеп йөреп булмый бит инде, ә монда Казан шәһәрендә бер маршруты белән чыгып киткәч, таратып йөрү әллә ни авырлыклар тудырмый”, ди Мортазин.

“Татарстан Почтасы”н “Русия Почтасы” йоткач республика өчен икенче иң зур тиражлы газет булган “Ирек Мәйданы” алдында кыенлыклар килеп туган.

“Русия Почтасы” филиалы булганчы безгә почта бәясеннән ташлама бирә иделәр. Безнең почта хезмәте иң зур чыгым бит ул. Безнең тираж 15 мең 500дән артык булганга 20% ташлама биреп килделәр. Хәзер исә, ул ташламаны Казанда теркәлгән булсагыз гына бирәбез, дип әйттеләр. Ә Мәскәүдә теркәлгән булсагыз, сез гомум Русия газетасы булып саналасыз һәм 200 мең тираж кирәк, диделәр.

Без яңа санны ике исем белән чыгарырга булдык. Татарстанда тарату өчен “Ирек Мәйданы” дип басабыз, ә чит төбәкләргә җибәрү өчен 3 меңен “Ирек Мәйданы – җомга көн кич белән” дип атап чыгарабыз. Бу өстәмә чыгым”, ди Раиф Усманов.
XS
SM
MD
LG