Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

Петреус Брюссельдә НАТО рәсмиләре белән очрашты


АКШ һәм НАТО хәрби көчләренең Әфганстандагы яңа хәрби башлыгы буларак билгеләнгән Давид Петреус 1 июльдә Брюссельдә НАТО рәсмиләре белән очрашты.

Петреус Брюссельдә НАТО генерал секретаре Фог Расмуссен белән очрашуыннан соң ясаган чыгышында хәрби чаралар вакытында тыныч халыкка зыян китермәү өчен барылык чараларның күреләчәген вагъдә итте.

Петреус Брюсеельдәге очрашулардан соң Әфганстанга юл тотты.

30 июньдә АКШ сенаты Петреусның яңа вазыйфасын раслаган иде.

Петреустан элек НАТО хәрбиләренең Әфганстандагы хәрби җитәкчесе булган Стенли Маккристал, матбугатта дөнья күргән әңгәмәсендә американ дипломатларын тәнкыйтьләгән өчен вазыйфадан алынган иде.

XS
SM
MD
LG