Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы “Хәмзә” мәчетен җимерүләре ихтимал


Әлеге мәчет тирәсенә салынган хезмәтләндерү биналарын җимерү июльнең дүртләренә күчерелгән. Мәчет үзе канунсыз төзелгән дип игълан ителгән.

Уфаның Сипайлово бистәсендәге бердәнбер мәчетнең имамы һәм аны үз исәбенә салдыртучы Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, хокук саклау органнары әлеге мәчет канунны бозып салынган дип баралар, ә мәчетне хезмәтләндерү өчен төзелгән өстәмә корылмаларны кичекмәстән җимереп ташлауны таләп итәләр.

Хәмзә хажи Гәлләмов
1 июль иртән үк килеп, көч структуралары вәкилләре килеп янә ул корылма-биналарны өч көн эчендә җимереп ташларга әмер биргәннәр. Хәмзә хаҗи: ике мәхкәмә приставы һәм ике милиция хезмәткәре иртүк килеп мине беркая да чыгармыйча тоттылар, телефоннан да шылтыратуны тыйдылар, ди.

Хәмзә хәзрәт мәчетне саклауда Уфадагы ике мөфтидән дә файда-ярдәм юк ди. Башкортстан президентына да өмете юк икән. Бар ышаныч, ди ул, мәхәллә мөселманнарында.

Җимерү техникалары белән килгән көч структуралары белән мәчеткә йөрүче мөселманнар арасында ызгыш-бәрелешләр булырмы – әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG