Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:24

Рөстәм Миңнехановның президентлыгына 100 көн булды. Президентның инде үз кадрлар резервы бар. Белгечләр исә бу исемлеккә шикләнеп карый. Исемлеккә кергән Казан дәүләт федераль университеты сәясәт белеме кафедрасының 4 курс студенты Альберт Шакиров анда эләгү тәртипләрен сөйләде.


- Альберт, сиңа Татарстан президенты кадрлар резервына эләгү ничек мөмкин булды?


- Кадрлар резервын билгеләү бәйге рәвешендә берничә этапта үтә һәм ул ел буе эшли торган проект. Шәһәр читендә лагерьларда укулар уза һәм анда үзләренең белемнәрен күрсәтә алганнар сайлап алына. Бу үзенә күрә “Cәләт” аланына ошаган. Укулардан соң тестлар эшләргә кирәк. Икенчечесе - дистанцион өлеше. Катнашучыларга махсус дәфтәрләр бирелә һәм алар аны үз тәкъдимнәре белән тутырырга тиеш. Әлбәттә, бу дәүләт идарә эше белән бәйле булырга тиеш. Шулай ук үзләре яшәгән җирдә берничә чара оештыру каралган. Мисал өчен наркомания белән көрәш нигезендә булырга мөмкин. Алар үзләрен оештыручы, конституцияне һәм дәүләт кануннарын белүче буларак күрсәтергә тиешләр. Иң мөһиме дәүләт идарәсен белү.

- Ә бу чараларны кем оештыра һәм кемнәр яшьләр белән шөгыльләнә?

- Бәйгене иҗади яшьләр эшләре академиясе һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра. Һәм шул дәвердә бу кадрлар резервы бәйгесендә катнашучылар белән Русия һәм Татарстанның укыту үзәкләреннән, Дәүләт Шурасы депутатлары, президент идарәсе, министрлар кабинетыннан белгечләр эшли. Укыту барышында арадан үзләрен иң белемле күрсәтүче 17-25 яшьлекләрне сайлап алалар. Узган елны бу бәйгедә республикадан барлыгы 7 мең кеше катнашса, быел аларның саны 10 меңгә җитә.

- Шул кадәр катнашучыдан 20 кеше генә калдымы?

- Әйе. Быел финалга 20 кеше чыкты һәм алар үз проектларына туры килүче төрле министрлыкларда, дәүләт оешмаларында практика узды. Соңыннан алар аны ничек узулары, нинди тәкъдимнәр кертүен һәм нинди проектлары тууы хакында хисап әзерләргә тиеш иде. Шуның нигезендә, аларны киләчәктә эшкә алыргамы яисә күз уңында тотаргамы икәнен билгелиләр.

- Ә министрлыкларда ул практика узучылар “самаварчы малай” хәлендә генә түгел идеме?

- Юк, чөнки алдан ук сөйләшү булды. Министрлар кабинетыннан бер күзәтүче куелды һәм ул көн саен диярлек шалтыратып эш барышы, министр белән очрашу хакында сорашып торды. Контроль бик көчле иде. Аннары кәгазь ташып кына йөрсәң син ахырда хисап та әзерли алмаячаксың дигән сүз.

Альберт Шакиров
- Димәк, хәзер сезгә барлык дәүләт оешмаларының ишекләре ачык дигән сүз? Укып бетергәнгә эш урыны да әзер?


- Президент Рөстәм Миңнеханов бу кешеләрне исемлеккә теркәргә һәм аларны күз уңыннан югалтмаска, ягъни һаман кул астында булырга тиешләр дип әйтте. Һәм без чыннан да резерв булып торабыз. Әмма шул ук вакытта ул безне күктән җиргә төшерде. Без киләчәктә дә үз эшебезне дәвам итеп, нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә тиеш. Безгә куелган бурычлар бик югары.

- Миңнеханов сезнең белән даими очрашамы?

- Миңнеханов белән ике очрашу булды. Бу бәйге ул премьер булганда ук башланган иде. Соңыннан ул финалга узган 20 кеше белән очрашып үз фатихасын бирде, чөнки аның ярдәменнән башка министрлыкларда практикалар узу мөмкин булмас иде. Ул яшьләрне тартуны бик хуплады, безгә ноутбуклар бүләк итте. Практикадан соң инде икенче очрашу вакытында ул инде президент вазыйфасын үти иде һәм бездән ничек эшләвебез, биргән биремнәрне үти алганлыгыбыз, киләчәк тәкъдимнәребез турында сорау алды. Һәм аның әйткән сүзе булды: “Сез беркайчан да җитәкче булырга омтылмагыз, чөнки андый кешеләр һәрвакыт төшеп кала. Иң мөһиме үзегезнең урыныгызны табып анда яхшы эшләгез, артта калган тармакны үстерегез”, диде. Ягъни күбрәк эшләргә һәм азрак ак хыяллар белән яшәргә кушты. Чөнки беренче очрашудан соң күпләр инде аларга бар җирдә дә юл ачык булачак дигән хыяллар белән килгән иде.

- Миңнехановка тәкъдим иткән проектлар нинди өлкәләргә бәйле иде?

- Күбрәк хисаплау өчен электрон системалар кертү, бюджет дефицитын булдырмау, кадрлар белән эшләү проектлары иде.

- Син нинди өлкә белән кызыксынасың?

- Минем проект Татарстанда кече эшмәкәрлекне үстерүгә, авыл хуҗалыгын күтәрүгә багышланган. Мин президентка хәзерге фермерларга нинди техника, нинди технология кирәген әйткәч ул миңа я премьер Илдар Халиков, я үзенә тулырак мәгълүмат җибәрергә кушты.

- Димәк президент сездән төпле тәкъдимнәр көтә булып чыга...

- Әйе. Миңнеханов безгә: “Сез шул ягыгыз белән көчле, теге-яки бу мәсьәләне хәл итеп булмаячагын әле белмисез, ягъни ниндидер калыплашкан карашыгыз юк, шуңа көтмәгәндә һәм уйламаганда яңа идеяләр чыгарып бирергә мөмкинсез. Бу проектның кыйммәте һәм кызыгы шунда”, диде. Һәм шулай ук бу адымнарны үткәч, яшләрнең төрле министрлыкта эшли алырлык белгеч булып чыгуы да төп максат булып тора. Шулай ук бу бәйге нигезендә муниципаль оешмаларга да яңа буынны китерү күзаллана. Чөнки анда хәзер күпчелектә 45-50 яшьлекләр эшли. Бәйгедә авыл яшьләренең катнашуы бик уңышлы дип саныйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG