Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Мәскәүдәге “Диләфрүз” халык театры быел 25 еллыгын билгеләячәк. Галисәкар Камалның “Беренче театр”ыннан башлаган театр бүген инде Сөембикә турында спектакль куеп, Мәскәү тамашачысына тарих сөйли.

Бу театрның оештыручысы да, җитәкчесе дә булган Диләфрүз Дежурова белән әңгәмә шул хакта.

Диләфрүз ханым, Мәскәүдә үзегез оештырган “Диләфрүз” театры турында сөйләп китегез әле.

Без аны 1986 елда оештырдык. Киләсе елга театрыбызга 25 ел була. Без аны Мәскәүдәге татар халкы өчен оештырдык. Чөнки ул вакытта Мәскәүгә беркем килми, татар концертлары юк иде.

Без Галиәскар Камалның “Беренче театр”ы белән башладык. Анда Казаннан килгән егетләр, кызлар бик теләп катнашты. Татарча бик яхшы беләләр. Шунда Горькийдан (хәзерге Түбән Новгород - авт.) Хәмисә Хөсәенова исемле мишәр кызы да “мине дә театрыгызга алыгыз әле” дип килгән иде.

“Беренче театр”дан соң без Галиәскар Камалның “Бүләк өчен” спектаклен куйдык. Аннан соң Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен. Анда минем иптәшем Станислав Дежуров ишан ролен уйнаган иде. Ул үзе немец кешесе. Без аны татарчага өйрәттек. Халык ул чыгуга кул чаба башлый, чөнки немец яки рус кешесе татарча сөйли башласа, тамашачы бик яратып кабул итә.

Тагын нинди спектакльләр уйнадыгыз шушы 25 ел эчендә?

Безнең тагын Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” дигән спектаклебез бар. Аннан соң Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз, хуш инде”, “Хатын үзебезнеке” дигән комедияләрен уйныйбыз. “Хатын үзебезнеке” дигәне 25 ел бара инде, әллә ничә буын артист алышынды.

Балалар өчен “Авыл эте Акбай”ны куйдык. Безнең “Диләфрүз” театры каршында балалар өчен “Рената” студиясе эшләп килә. Балалар өчен дә кирәк. Безнең театрның беренче елларында уйный башлаган яшьләребез танышып, аралашып, күбесе өйләнешеп, матур балалар үстерделәр. Алар да театрга килә. Һәм без ул балалар өчен дә студия ачып җибәрдек. Бик кирәкле булды ул. Без алар белән Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” спектаклен куйдык.

Сезнең үзегезнең бинагыз да бармы?

Шөкер, репетицияләр өчен бина бар. Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендә шөгыльләнәбез. Әмма анда спектакль куяр өчен сәхнәсе юк, грим бүлмәләре юк.

Ә нинди сәхнә сезнең өчен мәйдан?

Без аны арендага алабыз. 400-500 кешелек тамаша зал була ул гадәттә. Аңа акчаны ирем бирә. Без, әлбәттә, билетлар сатабыз. Билет хаклары йөз, ике йөз, өч йөз була һәм аның белән генә чыгымнарны каплап бетереп булмый. Еш кына Кызым Гөлнара да булыша.

Сезнең даими труппа да бармы?

Даими труппа бар. Анда 25 кеше, ләкин безнең театрда 240лап кеше шөгыльләнә. Берсе килә, берсе китә, кирәк вакытта мин үзем дә чакырып алам.

Спектакльләрнең режиссеры кем?

Үзем. Мин үзем Казан кызы, Казанның театр училищесында режиссерлык факультетын тәмамладым. Минем нәкъ шушылай театр оештырасым килгән иде һәм теләгемә ирештем, дип уйлыйм.

Мәскәү кебек зур шәһәрдә театр оештырып, аның тамашачысын табып яшәүнең кыенлыклары да күптер? Реклама, пиар да кирәк бит әле аңа.
Диләфрүз һәм Станислав Дежуровлар


Дөрес, бу заманда халыкны җыю кыен. Элек җиңелрәк иде. Әмма без халыкны җыябыз. Барысын да үзебез эшлибез. Интернет заманы китте хәзер, анда белдерү эләбез. Әмма күп кеше синең телефоннан әйткәнне көтеп тора. Сания апа, барасыңмы, Суфия апа, кил, дип шалтыратып әйтәбез. Айдан айга без спектакль биреп барабыз.

Без Мәскәү асты шәһәрләрендә булабыз, Волгоградта булдык, Яшел Үзәндә куйдык. Казанга дүрт тапкыр кайттык. Петербурда биш булдык инде. Фин татарлары да чакырган иде. Анда да барып кайтасы килә.

Репертуарда нинди яңа спектакльләрегез бар?

Безнең яңа авторлардан Зөлфәт Хәким бар. Аның “Килә ява, килә ява”сын куйдык. Шуннан бик тә Сөембикәне сәхнәдә күрәсе килгән иде. Халык аның турында белми бит. Кем ул? Аның турыда спектакль Казанда да, Уфада да юк. Мәскәүдә Сөембикәне бигрәк тә белмиләр. Анда бит халык татар мәдәниятеннән аерылган. Югыйсә, артистлар “Мәскәүгә барабыз”, дип бик каты җыенып килә, ә анда халык гадирәк бу җәһәттән.

Без Мансур Зиннуровтан пьеса сораган идек. Ул безгә “Ике егълау” дигән әсәр бирде. Ул поэма формасында язылган. Анда озын-озын сүзләр, авыр текст иде. Аңа безнең артистларның көче җитмәс, дип уйладым. Шулай ук тамашачыга да аңлау авыр булачак иде. Шуннан Мәдинә Маликова махсус безнең театр өчен драма әсәре язды.

Без аны куйдык. Мәсгуть абый Имашев көй язды.

Спектакльнең исеме ничек?

“Сөембикә-ханбикә”. Сөембикәне Ленария Хуҗиева башкарды. Башта бу рольгә кеше таба алмый аптырадык. Шуннан Ленарияне чакырдык. Ул ГИТИСны тәмамлаган артистыбыз, элек миндә йөргән иде. Хәзер ул кияүдә инде, ике бала тәрбияли. Үзе Давыдков үзәгендә зәгыйфь, авыру балалар белән эшли. Килеп уйнап караган иде, аның бик яхшы килеп чыкты.

Спектаклҗнең премьерасы 9 апрельдә булды. Премьерага Мәдинә Маликова да килде. Ул көнне безнең репетицияне “Россия” каналыннан килеп төшерделәр. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул безнең театр өчен.

25 еллыкны ничек үткәрәчәксез?

Ул октябрьнең ахырында булырга тиеш. Тагын зал алыпмы, бәлки, үзебезнең татар үзәгендә спектакльдән өзекләр куеп, кичә әзерләрбез. Ә инде ноябрь аенда без Казанга кайтырга уйлыйбыз. Нәкъ менә “Сөембикә-ханбикә”не алып кайтырга ниятлибез. Ул спектакль белән халык театрлары фестивалендә катнашачакбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG