Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Республиканың фольклор төркемнәре “Түгәрәк уен” фестиваленә җыелды. Алар чын фольклорны сәхнәдә күрсәтү ысуллары турында дәресләр дә ала. Фестиваль “Иске-Казан музей тыюлыгы”нда зур бәйрәм белән тәмамланачак.


Арча педагогия көллияте әллә ничә мең кеше сыйдырышлы ниндидер бик зур бер концертлар сараеның сәхнә артындагы бүлмәләрен, залларын хәтерләткән сыман. Бер башта халык уен кораллары ансамбле милли көйләрне суза. Әз генә китсәң, гармунчылар һәм җырчылар “Беләзегем-йөзегем”не суздыра. Бүлмәләрнең дә кайсыннан такмаклар, кайсыннан бию көйләре ишетелеп тора.

Мамадыш районы Кече Кирмән авылында халык уен коралларында уйный белмәгән бала юк икән. Алар “Сандугач” халык уен кораллары ансамбле оештырганнар. Кайсы гармун тарта, берәүләр сырлы бәләктә уный, берәүләр курай моңнары суза.

“Без атнага ике тапкыр, мәктәптә дә, мәдәният йортында да җыелабыз. Баян, синтезатор, халык уен коралларында уйнау дәресләре дә була. Безгә уен коралларының барсында да уйнау ошый”, ди малайлар.

“Түгәрәк уен” фестиваленә Кече Кирмәннән17 бала килгән. “Сандугач” ансамбле тагы да зуррак икән. Әмма калганнар автобуска сыймаган.

“Халык уен коралларын табу хәзер зур проблема булып тора. Яхшы курайлар ясаучы юк. Бар алар, әмма сыйфаты начар. Элек Ифрат абый бик матур итеп ясый иде. Безнең ул ясаган берничә уен коралы бар. Әмма алар әз. Тавышның биеклеге, дөрес килүе кирәк. Менә шул ягы белән аксыйбыз. Уен кораллары ясаучыларга кытлык хәзер”, ди “Сандугач” ансамбленең җитәкчесе Фарил Дулмиев.


Татар дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова да, нәкъ халык уен кораллары ясаучыларга бүген бигрәк тә зур игътибар кирәклеген әйтә. “Түгәрәк уен”га осталарга да чакырулар җибәрелгән булган, тик бу чарада катнашырга ике кеше генә теләк белдергән.

Фестивальдә халык җырларын, халык биюләрен, йолаларны иң яхшы башкаручылар да ачыкланачак. Чарага Татарстанның 19 районыннан 300дән артык фольклорчы килгән.

“Бөтен районнарның да булмавы һәм беренче турны үтмәүнең төп сәбәбе – халык иҗаты, фольклордан профессиональ сәнгатькә йөз тоткан үзешчән сәнгатьне аермау. Бу гамәли һәм шул ук вакытта методик проблема да. Монсы объектив сәбәп булды.

Субъектив сәбәпкә килсәк, районнарда фольклорга уңай караш тумаган әле. Бәлки җитәкчеләр дә моның әһәмиятен бик үк аңлап та бетерми торгандыр. Чөнки беренче турга бөтен районнар да катнашырга теләкләре булуны белдермәде”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.


“Ике-Казан түгәрәк уены” фестиваленең Татарстанда әлегә тәүгесе, беренчесе уза. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт фольклор үзәге тырышлыгы белән Русиянең ике төбәгендә татарларның илкүләм “Түгәрәк уен” фольклор фестивальләре узды инде. Аның беренчесе өченче ел Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районында, ә икенчесе узган ел Төмән шәһәрендә булды.

Татар фольклоры бәйрәмнәренә, ике фестивальгә дә Русиядән җырчылар, биючеләр, халык уен коралларында уйнаучылар җыелган иде. Беренче фестивальдә Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылының “Сардария” фольклор җыр һәм бию ансамбле Гран-прига лаек булды.

Төрле халыкара фольклор фестивальләрендә лауреат булган бу ансамбль оешканга 52 ел инде. “Сардария” “Иске-Казан түгәрәк уены”ның кунагы. Алар 3 июльдә Биектау районының Иске-Казан тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында кичке якта узачак фестивальне ябу тантанасында үз осталыкларын – чын фольклорны ничек итеп сәхнәгә куярга мөмкин икәнне күрсәтәчәк.

XS
SM
MD
LG