Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Пәнҗешәмбе Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Швейцариянең Русиядәге илчесе Вальтер Гигер белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында республика белән Швейцария төбәкләре арасында төрле өлкәләрдә элемтәләр урнаштыру, хакимият һәм халык арасындагы бәйләнеш, дин ара мөнәсәбәтләр хакында сөйләшүгә аерым игътибар бирелде.


Тәмле чәй – җанлы сүз


Фәрит Мөхәммәтшин әңгәмә башында ук, чит ил кунакларын сәламләп республиканың үзенчәлекле якларын атады. Швейцария белән икътисади-мәдәни бәйләнешләрнең мөһимлеген әйтте. Татарстанның күпмилләтле, төрле дин вәкилләре тату яшәгән төбәк буларак танылуын искә төшерде.

Мөхәммәтшин янында аның урынбасары Александр Гусев, Дәүләт Шурасы сәркәтибе Лилия Маврина һәм Татарстан президентының халыкара мөнәсәбәтләр ярдәмчесе Тимур Акулов та бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин Акуловны, ул безнең тышкы эшләр министры дип тә шаяртып алды.


Швейцариядә хакимият халык сораганны эшли

Татарстан Дәүләт шурасы рәисенең сәләмләү чыгышыннан соң, илче сүз алды. “Швейцария түбәннән күтәрелгән ил. Бездә патшалар яки идарә итүче токым, авторитар режим булмады”, диде Гигер.

Вальтер Гигер Швейцариядә халык фикере мөһим роль уйнавын, аларның хокукларына зур игътибар бирелүен әйтте.

Илче Татарстанга килгәнче Уфада булып, Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин белән булган сөйләшүен искә алды.

“Ул Русиядә иң өстә Алла, аннан патша, хакимият, президент һәм иң аскы катламда халык торуын әйтте. Алар Ходай һәм хакимият теләгән әйберне генә эшләргә тиешләр”, диде Гигер. Ул бу хәлгә нык гаҗәпләнүен белдерде.

“Швейцариядә Ходайдан соң халык килә, ә хакимият халык теләге, сораган әйберне үти”, ди илче.


Килгән кунаклар 2011 елда Швейцариядә Русия мәдәнияты елы кысаларында Татарстаннан да вәкилләр катнашсын иде дигән теләк җиткерде. Чөнки алар рус патшаларының таҗларын күреп туйганнар булса кирәк.

Җирле халык мәчет төзүгә каршы

Дәүләт шурасындагы очрашуда чит ил кунаклары әйтәсе сүзләрен ашыкмыйча җиткереп барды. Һәрхәлдә Татарстан тарафдарлары сөйләшү озакка сузылыр дип көтмәгәннәр булса кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада төрле дин тотучылар тату яшиләр, гыйбадәт йортлары төзелә дип уңай мисал китергәннән соң. Илче Швейцариядәге хәлне аңлатырга тырышты. Хакимият дини йортлар төзәргә рөхсәт иткән. Ләкин җирле халык каршы чыкты, ди Вальтер Гигер.

Соңгы елларда Швейцариягә килүче мигрантлар саны арткан. Алар төп халыкның 20 процентын тәшкил итә икән. Шуңа шведлар гореф-гадәтләребез югала дип борчыла башлаганнар. Һәрхәлдә хакимият ахыргача мәчет-манаралар төзетү яклы була, тик халык барыбер үз фикерендә кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG