Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Расмуссен: "Кайбер вилаятьләрдә идарәне әфганнарга тапшырачакбыз"


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен: "5 айдан кайбер вилаятьләрдәге идарә эшен җирле вәкилләргә тапшыра башларбыз", дигән өметен белдерде.

Португалия сәфәре вакытында Расмуссен, әфган сугышының әле күпмедер вакыт НАТО өчен мөһим җаваплык булып калачагын белдерде.

Расмуссен шулай ук үз чыгышында ноябрь аенда булачак НАТО җыенында әфган вилаятьләрендә контрольнең җирле вәкилләргә тапшыру турында беренче белдерүне ясарга планлаштыруларын әйтте.

XS
SM
MD
LG