Accessibility links

"Израил Төркиядән гафу үтенергә җыенмый"


Израил 31нче майда Газзәдәге блокаданы бәреп керергә теләгән Төркия ярдәм көймәсенә булган һөҗүмдә 9 кешене үтергән өчен Анкарадан гафу үтенмәячәген белдерде.

Израил премьер-министры Беньямин Нетеняһу, "ил җитәкчелеге һөҗүмдә кешеләрнең үлүенә борчылса да, хакимият монын өчен гафу үтенмәячәк" дип белдерде.

Шулай да Нетеняһу, Төркия-Израил арасында яңа баштан киеренкелекнең артуына юл бирмәскә тырышачагын әйтте.

Көймәгә булган һөҗүмнән соң барлыкка килгән низагтан соң ике ил рәсмиләре беренче тапкыр бу атна чәршәмбе көнне бергә очрашкан иде.

Ике ил рәсмиләре арасында "яшертен" рәвештә узган очрашу Израилдә хөкүмәт эчендә каршылык тудырды. Тышкы эшләр министры очрашу турында хөкүмәткә белдермәгән булган.

Очрашудан соң Израил тарафы сөйләшүнең АКШ тарафыннан оештырылуын белдерде.

Мәгълүм булганча Обама хакимияте ике ил арасындагы дипломатик киеренкелеккә зур ризасызлык белдерә иде.

Израил белән дипломатик бәйләнешләрен туктаткан Төркия, Израилдән гафу үтенүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG