Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петреус Әфган сугышында барлык мөмкинчелекне берләштерергә чакыра


АКШ һәм НАТО уртак көчләренең яңа башлыгы Давид Петреус Әфганстандагы сугыш өчен цивиль һәм хәрби мөмкинчелекне бергә берләштерергә чакырды.

Ул бу турыдагы чыгышын Кабулдагы АКШ илчелегендә ясады.

АКШның бәйсезлек көне булу сәбәпле илчелеккә 1700дән артык җирле һәм чит ил кунаклары чакырылган.

Бу Петруесның хәрби башлык исеменнән ясаган беренче чыгышы булды.

Ул бу вазифага генераль Стенли Маккристалнен вазидан алынуыннан соң билгеләнде.

Элекке хәрби башлык Стенли Маккристал, АКШ рәсмиләренә кискен тәнкыйть белдергән өчен вазифадан алынган иде.
XS
SM
MD
LG