Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дҗо Байден Гыйрак хөкүмәтен туплауны тизләтергә тырышачак


Бүген АКШ вице-президенты Дҗо Байден Багдадта Гыйрак җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздыра.

Байденның премьер-министр Нури әл-Мәлики һәм элекке хөкүмәт башлыгы Ияд Аллауи белән очрашуы барышында Гыйракның яңа хөкүмәтен туплау перспективалары карала.

Аллауи һәм әл-Мәлики җитәкләгән блоклар 7 март көнне узган парламент сайлавы нәтиҗәсендә беренче ике урынны яулады. Әмма әлегә хәтле сәясәтчеләр хөкүмәтне формалаштыру турында бер фикергә килә алмыйлар.

Сәфәр барышында Дҗо Байден шулай ук Гыйракта хәрби хезмәттәге американ хәрбиләре белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG