Accessibility links

Һиллари Клинтон Бакыдан соң Ереванга килде


Бакыда якшәмбе көнне АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон уздырган очрашуларның төп темасы булып Азәрбайҗанда демократия үсеше һәм Карабах низагын җайлау мәсьәләсе торды. Клинтон АКШ Минск төркеме рәистәше буларак киләчәктә дә Карабах низагын хәл итү өлкәсендә тырышлык куячагын әйтте.

Яшьләр белән очрашуда Клинтон дәүләт секретаре вазифасында аның төп юнәлешләре булып демократияне, ирекне, җәмәгатьчелек фикерен, шул исәптән Интернет иреген яклау торуын белдерде.

Шул ук вакытта ул Азәрбайҗан җитәкчелеге белән бер ел элек кулга алынган ике блогер Әмин Милли һәм Әднан Гаджизадены иреккә чыгару турында сөйләшүен әйтте.

Әлеге яшьләр хулиганлыкта гаепләнеп 2,5 һәм 2 елга төрмәгә утыртылды. Әмма җирле һәм халыкара демократик җәмәгатьчелек аларны Интернеттагы сәяси фикерләре өчен ирегеннән мәхрүм ителүләрендә шикләнми.

Бакыдан Әрмәнстанга килгәч Клинтонның ил президенты Серж Саргсян белән очрашуы башланды. Әлеге очрашудан соң Клинтон һәм Әрмәнстән тышкы эшләр министры уртак матбугат конференциясендә катнашачак.

Көнчыгыш Европа һәм Кавказ илләре буйлап сәфәре барышында АКШ дәүләт секретаре Украина һәм Польшада булды, дүшәмбе аның Грузиягә баруы планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG