Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада икенче тур президент сайлавы уза


Польшада икенче тур президент сайлавы уза. Президент вазыйфасына сейм (парламент) спикеры Бронислав Коморовский һәм оппозициядәге “Канун һәм гаделлек” партиясе җитәкчесе, 10 апрель көнне Смоленскида очкыч казасында үлгән Лех Качинскийның игезәге Ярослав Качинский дәгъва итә.

Казан вакыты белән сәгать өчкә 26% күбрәк халык тавыш биргән иде. Бу сайлауның беренче туры белән чагыштырганда 3% күбрәк.

Ике атна элек узган беренче турда Качинскийга караганда 5% күбрәк тавыш җыеп Коморовский җиңде. Сораштырулар күрсәткәнчә, икенче турда зур өстенлек алган намзәтләр юк.
XS
SM
MD
LG