Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Урал батыр” эпосын сөйләүчеләр бәйгесе


Башкортстанның Дәүләкән районында башкортларның “Урал батыр” эпосына багышланган зур бәйге булып үтте. Аңа йомгаклар якшәмбе көнне ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Башкортларның киң билгеле “Урал батыр” эпосын популярлаштыру максатыннан, республикада төрле чаралар әледән-әле оештырылып тора. Әле Дәүләкән районында үткән чираттагы мәдәни бәйге дә шул бурычны үз алдына куйды. Балалар һәм яшүсмерләр бу сәнгать ярышмасында “Урал батыр” эпосын сәнгатьле сөйләү буенча чыгышлар ясады. Моны жюри әгъзалары хәтта “чәчәннәр бәйгесе” дип атарга да өлгерде.

Жюри рәисе, филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләйманов әлеге бәйге тәмамлангач, “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә быелгы бәйгенең кайбер үзенчәлекләре хакында сөйләде.

“Элек бу бәйгегә килмәгән районнардан да килделәр быел”, - ди Әхмәт Сөләйманов. - Бәйгенең төп үзенчәлеге шунда – ул быел бу эпосның язылып алынуына 120 ел тулуга багышланды. Бәйге төрле номинацияләрдә оештырылды. Шулай ук анда балаларның яшенә карап та бүлдек. Эпосның күләме буенча да аерымлыклар бар иде. Бик яхшы оештырылды бәйге.

Аңа Башкортстанның алтмышлап район һәм каласыннан 130дан артык бала килде. Быел тагын бер үзенчәлек - без балаларның сәнгатьчә чыгыш ясауларына һәм аларның “Урал батыр” эпосын сәхнәләштерә алуына да дикъкать иттек. Шуңа күрә жюри әгъзасы итеп Яшьләр театрыннан режиссер Рөстәм Хәкимовны чакырдык. Бәйге матур үтте. Һәрвакыттагыча, быел да күбрәк кызлар катнашты бу бәйгедә”.

Бәйге 4 июль көнне тәмамланды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсны оештыручылар әйтүенчә, яшь буын вәкилләре әлеге бәйгедә үзләрен бик кыю тоткан. Чыгыш ясаучыларның берсе дә истәлекле бүләктән мәхрүм калмаган. Ә иң оста чәчәннәрнең уңышы төрле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG