Accessibility links

"Рубин" Германия җыелма уенчысын сатып алмакчы


“Рубин” җитәкчелеге уенчыларның намзәтләр исемлегенә “Бавария” такымы һәм Германия җыелмасы уенчысы Мирослав Клозены кертте. “Спорт-Экспресс” хәбәр итүенчә, “Рубин” футбол такымы җитәкчесе Корбан Бердыев инде уенчының рәсми вәкилләре белән сөйләшүләрнең берсен уздырган.

Клозе быелгы дөнья чемпионатында инде 4 тапкыр туп кертеп нәтиҗәлелекнең иң югары дәрәҗәсенә якынлашты. Аны бары тик бразилияле Роналдо гына уза. Роналдо дөнья чемпионатларында барлыгы 15 туп керткән булса, Клозеныкы – 14.
XS
SM
MD
LG