Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Бу көннәрдә “Алтын каләм” республикакүләм яшь журналистлар фестивале үтте. 28 июньнән алып 4 июльгә кадәр “Борис Полевой” теплоходы “каләм”челәр белән гөрләп торды. Бу бәйге быел 15нче тапкыр узды. Гадәт буенча, бәйгенең гран-при иясенә Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультетына ташлама белән укырга керү мөмкинлеге бирелә. Быел мондый бәхетлеләрнең икесе дә егет кешеләр булды.

“Алтын каләм” фестивале беренче тапкыр 1996 елда үткәрелә. Беренче еллардан бирле фестивальнең жюри әгъзасы, оештыручы булган, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Эльмира Закирова чараның ничек барлыкка килүен искә алды:

“Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет оештырылган иде. Шул комитет яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча төрле эшләр күрсәтергә тиеш иде. Балаларны-яшьләрне тагын да ныграк җәлеп итү максатыннан төрле чаралар уза башлады. “Алтын каләм” фестивале дә шул чараларның берсе иде. Ул үзенә күрә бер мәктәп ролен үти башлады”, диде.

“Борис Полевой”да “каләм”челәр берничә төркемгә бүленеп эшли. Радио аерым, тележурналистлар аерым тапшырулар әзерли. Басма матбугат төркемендәгеләр икегә – татар телле һәм рус теллеләргә бүленеп, үз газетларын чыгара. Быел исә фотожурналистика төркеме булдырылып, әлеге юнәлеш буенча да эш барды.
Бер атналык командировка


Быел бер атна эчендә “каләм”челәр 4 җирдә иҗади командировкаларда булырга өлгерде - Самар, Сарытау, Волгоград шәһәрләренә экскурсия ясап, Усовка җирлегендә Сабантуй уеннарында катнашты. Көннәргә аерым темалар да билгеләнгән иде – яшьләр, укытучылар көне, Универсиадага, Җиңү бәйрәменә багышланган көннәр. Яшьләр бу темаларны язмаларында яктыртты.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр теплоходка барлык гран-при ияләре дә чакырулы иде. Алар, “каләм”челәргә киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп торды.

Фестивальнең иң “куркыныч” көне – гран-при сайлау

“Алтын каләм” татар журналистлар төркеменең җитәкчесе, “Ялкын” журналы хезмәткәре Раилә Сабирова гран-при җиңүчесен сайлау бик авыр булды, ди:

“Гран-прины сайлый торган көн – фестивальнең иң “куркыныч” көне. Ләкин ул көн барыбер килеп җитә һәм җиңүчене сайларга туры килә. Монда кешенең камил журналист образына никадәр туры килүен карарга тырышабыз.

Гран-прига лаеклар берничә кеше булганда, күпкә авырга туры килә. Быел нәкъ шундый хәл булды. Татар төркемендә Казаннан Энҗе Ибраһимова һәм Чаллы шәһәреннән Линар Закиров бар иде. Гран-при сайлаганда тагын бер фикергә нигезләнелә – татар журналистикасында ир-атларның азая бару күренеше. Безнең төркемдә Энҗе дә, Линар да ул исемне алырга лаек кешеләр иде. Төрле яктан уйлап, жюри әгъзалары белән киңәшеп, гран-прины Линарга бирергә булдык”, ди Раилә Сабирова.

Татар төркемендә гран-прига лаек булган Линар Закиров 4нче сыйныфта укыганда әкиятләр, сканворд-кроссвордлар белән “Көмеш кыңгыру” газетында күренә башлый. Бераздан, журналистик жанрларга игътибар биреп, хәбәрләр, интервьюлар яза.

Бүген ул “Шәһри Чаллы” газетсы белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә узган елдан алып яшьләр өчен чыга торган полосаны алып бара. “Безнең гәҗит”, “Ялкын”да басыла. Портфолиосында бер ел аралыгында чыккан йөздән артык язмасы бар. Линар “Алтын каләм”гә беренче тапкыр 2008 елда килә һәм “Фестиваль ачышы” номинациясендә җиңү яулый.

Рус журналистикасында гран-прины Казаннан Никита Рузанов яулады.



Жюри әгъзасы, оештыручыларның берсе Надежда Тарасова:

“Һәр гран-при иясе безгә кадерле, бер карар да җиңел бирелми. Монда дөрес булмаган карар кабул итеп булмый. Чөнки барысы да күз алдында. Укучы портфолиодагы язмаларны әзерләгәндә кем дә булса ярдәм итә ала – әнисеме, укытучысымы, туганымы. Ә монда ул үз сәләтен үзе күрсәтә”, диде.

Буран-ТВ

Бу фестивальгә кадәр “Алтын каләм”дә “Шторм-ТВ” төркеме эшләп килә иде. Быел “Яшьләр тукталышы” тапшыруының алып баручысы һәм режиссеры Венера Иванова башлангычы белән биредә татар телевидениесы төркеме барлыкка килде.

“Үзебезгә кыюлык алып, татар төркемен “Буран-ТВ” дип атарга булдык. Яшьләр кыска гына вакытта сюжетлар төшереп осталыкларын күрсәттеләр”, ди ул.

Борчылам, шуңа әйтәм дә

Кунак буларак килсә дә, бертуктаусыз “каләм”челәр белән кайнап йөрүче Рәсимә Галиева (1997 елгы гран-при иясе) мәктәпләрдә иҗади түгәрәкләр ябылу өчен борчылуын белдерде:

“Яшь хәбәрчеләр”, “Серле каләм” дип аталган иҗат түгәрәкләре төрле сәбәпләр аркасында бетә. Финанска бәйле инде бу. Мәктәп баласы, нигездә, түгәрәктә чыныга. Ничек итеп материал язарга, эшкәртергә икәнен өйрәнә, журналистиканың беренче нигезләренә төшенә. Һәр фән укытучысының эше күп, әмма иҗади түгәрәкләр укучыны ачарга ярдәм итәләр”, ди ул.

Быел фестивальгә беренче тапкыр килгән “Ватаным Татарстан” газетының мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова фестивальнең руслашуын әйтте.

“Алтын каләм” руслашу ягына борылган кебек тоела. Татар төркемендә күбесе авыллардан-районнардан килгән балалар. Әмма “Алтын каләм”не оештыру һәм алып бару рус телендә бара. Хәтта кайбер чараларда татар балаларын катнаштырмау да күзгә ташланды.

Тагын әйтәсем килә: безнең яшьләр газетлары – “Татарстан яшьләре”, “Молодежь Татарстана”, балалар газеты “Сабантуй” бар. Шушы газета-журналларның вәкилләре катнаштырылса, балалар алар турында күбрәк белсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Ә бу фестивальдә, мәсәлән, “Ялкын” журналы өстенлек алды. Дөрес, аларның эшләре дә бик күп. Иң яхшы каләм тотучы балалар – “Ялкын”нан үскәннәр. Ул турыдан-туры яшь каләмчеләр белән эшли, яшь журналистлар әзерли. Шул ук эшне башка газет-журналлар да эшли ала бит инде, ә ул нишләптер монда күренми”, ди Фәния Әхмәтҗанова.

“Алтын каләм”нең татар төркемендәге укучылары да, барлык килешмәгән мәсьәләләрне искә алып, резолюция язды.

“Идея түгәрәк өстәл вакытында, каләмчеләр һәм җитәкчеләр белән сөйләшеп утырган вакытта барлыкка килде. Резолюция шуннан гыйбарәт – фестивальнең кайбер мизгелләре белән бик үк килешеп бетмибез. Үз фикер-идеяләребезне җитәкчеләргә белдерергә булдык. Аларны киләчәктә күмәк көч белән чынга ашырырга телибез.

Мисал өчен, шундый пунктлар бар: татар журналистлары мәктәбен барлыкка китерергә, татар теленә күбрәк игътибар булуын, татар телендә чаралар уздырылуын телибез. Әлеге фестивальдә танылган татар журналистлары булсын иде”, диде “Алтын каләм”дә беренче урынга лаек булган Энҗе Ибраһимова.

Фестивальнең киләчәге бармы?


Ел саен “Алтын каләм”не үткәрүчеләр фестивальнең киләсе елда да булачагына шикләнә. Барысы да икътисад мәсьәләләренә бәйле, ди алар.

“Ватаным Татарстан” газеты хезмәткәре Рамилә Моратова (2002 ел гарн-при иясе) фестивальнең алдагы елларда да уздыру кирәклеген әйтте:

“Алтын каләм” яшәргә тиеш. Әгәр дә иҗат белән кызыксынучы балаларга җыелып сөләшү урыны булмый икән, алар югалып-таралып бетәчәкләр. Бигрәк тә татар телле балалар өчен кирәк бу фестиваль”, диде.

Киләсе елда ни буласын беркем әйтә алмаса да, һәркем “Алтын каләм”нең 16нчысы да, башкалары да булуын тели, шуңа өметләнә.
Быелгы “Алтын каләм”нең соңгы көнендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәре Алсу Сәетова, фестивальгә үзгәрешләр кертү теләге белән, “Нью-медиа” проектын тәкъдим итте.

“Бу проект идея формасында инде күптән яшәп килә. “Алтын каләм” фестивалендә катнашкан, җиңгән яшь журналистлар “Нью-медиа” агентлыгына берләшеп, яшьләр арасында матбугат чараларының дәрәҗәсен күтәреп һәм икенче яктан, ММЧ арасында яшьләрнең дәрәҗәсен күтәрергә ниятләнгән проектлар әзерли”, ди Алсу Сәетова.

Әмма “Алтын каләм”нең “өлкән”нәре әлеге проектны тулысынча кабул итә алмады. Алар фестивальне үз юлыннан гына алып барырга, үзгәрешсез яшәтергә тели.

XS
SM
MD
LG