Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Татарстанда 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү максатында төзелгән “Киләчәк” дәүләт программасына каршы чыгучылар аваз салды. Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте президент Рөстәм Миңнехановтан "мәгарифне татар милләтчеләреннән яклавын" сорый. Алар президентка бу турыда хат юллаган.

Жәмгыятьнең рәисе, социолог Александр Салагаев узган атна ахырында Казанда үткән Евразия форумында мәгарифне үстерү “Киләчәк” программасын татар милләтчеләре төзегән дигән фикерен белдерде.

Ул моны, программада урыс этнокультур мәктәпләре искә алынмый дип аңлата. Милли республикаларда җирле халыклар өстенлек ала, шуның аркасында милли фиркаләр туа, милләтара каршылыклар чыга, нәтиҗәдә “урыс бунтлары” чыга. Гомумән, Татарстанда урыс мәдәнияте, мәгарифе мәсьәләсен күтәрүчеләргә шундук “урыс шовинисты” ярлыгы тагалар, дип белдерә үзенең урыс милләтчелеген яклавы белән күптән танылган Салагаев.

“Киләчәк”не Шәймиев башлады, Миңнеханов дәвам итәрме?

Казанның урыс милләтчеләрен куркуга салган “Киләчәк” программасын әзерләү эшен Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев башлады. “Азатлык” радиосына биргән интервьюсында бу хакта ул: “Без хәзерге вакытта зур эшкә тотындык. Аны Рөстәм Нургалиевич дәвам итәчәк, чөнки без аны бергә башладык. Монда үзара аңлашу бар. Шул ук вакытта, бу бик күп акча да таләп итәчәк. Без хәзер яңа белем программасы - башлангыч һәм урта мәктәпләрдә балаларны укыту программасы ясыйбыз. Бу әле беренче программа булачак”, дигән иде Шәймиев. Ул гомумән, "телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп кенә саклаячак" дип белдергән иде.

Урыс җәмгыяте хатында Миңнехановка ачыктан-ачык: “Сез республика конституциясенең гаранты буларак дәүләт сәясәтен билгеләгәндә, программалар һәм башка карарлар кабул иткәндә татар халкының гына түгел, урысларның да мәнфәгатьләрен истә тотарсыз”, дигән таләп куела. Бу урыс милләтчеләренең Миңнехановка президент буларак беренче таләпләре генә әле.

Шунысын да әйтергә кирәк, урыс җәмгыятенең бу мәсьәләне Мәскәүгә кадәр алып барып җитүе дә бар. Чөнки җәмгыять әгъзаларының андый шикаятьләр язу очраклары булды.

Салагаев төркеме ни тели?

Казанның урыс җәмгыяте язган хатта әйтелгәнчә, “Киләчәк” мәгариф программасы Татарстанда урысларны милләт буларак исәпкә алмый, аларга рус этнокультур компонентлы сыйныфлар ачарга һәм рус телен тирәнтен өйрәтүгә мөмкинлек бирми. Татарстандагы меңләгән мәктәпнең белемне урысча гына бирүен алар "этнокомпонентлы"га санамый.

Проблеманы уңай хәл итү өчен урыс милләтчеләре “Киләчәк” программасын киң җәмәгатьчелек белән тикшерергә чакыра. Боларга өстәп хат язучылар мәгариф министрлыгын татар милләтчеләре кубызына биюдә гаепли. “Бу җәмгыятьне берләштерә торган гомумфедеаль сәясәткә каршы килә”, диелгән хатта.

Урыс җәмгыяте җитәкчесе үзе “Киләчәк” программасына каршы түгеллеген әйтә. “Әмма мин анда милли мәктәпнең татарныкы итеп кенә күрсәтелүенә каршы. Мордва, удмурт, урыс этнокультур мәктәпләре анда кертелми. Ягъни аерым гына милләт бар, ә башкалар юк булып чыга”, ди Александр Салагаев.

Салагаев: "Татар телен үстерәсең килсә, урыска җылы караш күрсәт
"

Аның фикеренчә, урысларга этнокультур мәктәпләр ачарга министрлык түрәләре каршы килә алмый. Чөнки Русия хөкүмәте бар халыкларга да милли үзенчәлекләрен саклау өчен мөмкинлек бирә дип саный ул.

Бүген татар теленең халык арасында дәрәҗәсе түбән булуын Салагаев та таный. Аны үстерү өчен урысларга җылы караш булырга тиеш, ди ул. Мисал өчен, туксанынчы еллар башында татар телен өйрәнергә теләгән, театрларга йөргән. Әмма анда урысларны эчкече, начар итеп күрсәтәләр икән. Шуннан соң ул татар теле, мәдәнияте белән дә танышудан туктаган.

Александр Салагаев Евразия форумында чыгыш ясаганда Русиядә урысларны төп милләт итү мәсьәләсенә дә туктала. Ул инкыйлабка кадәр урысларның Русиядә төп, өстенлеккә ия халык булуын искә алган. Бүгенге Русиядә формаль яктан караганда бу алай түгел, конституциядә халыклар тигезлеге язылган. Гәрчә, чынбарлыкта урыс теле, урыс мәдәниятенең өстенлеге көннән-көн арта гына бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG