Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сабан туе хәзер башкорт-татар бәйрәме


Мәскәү Сабан туе быел яңа җирдә, Мәскәүнең нәкъ уртасындагы Чыпчык тавы (Воробьевы Горы) дип аталган урында узды. Мәскәүнең Сабан туе тарихына күз салсак, бу урын да яңа түгел икән, Чыпчык тавында беренче Сабан туе 1927 елда ук узган.

Аннан соң инде Горький исемендәге ял паркының «Нескучный сад» дигән урынында да сугышка кадәр Сабантуйлары узып торган. 50 еллардан Измайлов паркы Сабан туйлары өчен генә түгел, татарларның атна саен ял көннәрендә очрашу урына әверелгән. Шул ук вакытта елы-елы белән Сабан туйлары Сокольники, Бауман, Осип Мандельштам исемендәге паркларыда да узган.

Ә инде революциягә кадәр Сабантуйлары итеп уздырылмаса да, татарларның очрашу урыны булып Кусково, граф Шереметьев биләмәләре хезмәт иткән. Үзенең татар тамырларын әле онытып бетермәгән граф та бу урыннарга килеп бәйрәмдә катнаша торган булган. Бирегә татарлар гаиләләре белән самавырлар алып атналык ялга чыга торган булганнар. Бу хакта Мәскәү татарлары тарихын яхшы белгән журналист Әхмәт Галимов сөйләде.

Быелгы Сабан туе: яңа урын, яңа исем


Ә инде быелгы Сабан туена килгәндә, яңа урын булуга карамастан аның Сабан туе өчен бик уңайлы булуы белән халыкның күңеленә бик хуш килгән. Аяк астында чирәм булу, күләгә ясарлык төрле агачлар үсеп утыруы, сату урыннарының уңайлы урнашуы, Татарстан, Башкортстаннан килгән татар йорты булмасын, башкорт тирмәләренең музей кебек мал-туар, милли кием белән бизәлеп ясалулары халыкның күңеленә бик охшаган.

Көрәш мәйданы гына бераз читтә булуга карамастан тамаша өчен махсус ясалган урыннарда халык тулы иде. Шунысын да әйтергә кирәк - Сабан туе батыры булып былтыргы кебек быел да милләте рус булган Максим Афонин калды.


Икенче ел инде сәхнәдән алып баручылар Сабан туен «татар-башкорт» дип түгел, «башкорт-татар» сабан туе дип игълан итәләр. Күзгә шул ташланды - Уфалар Мәскәү Сабантуена бик әзерләнеп, оешып килгән иде. Шуңадыр да башкорт атамасы беренчелеккә чыкты.

Бәйрәм тантанасы өч телдә – татар, башкорт , рус телләрендә алып барылды. Халыкны бәйрәм белән котларга килүче рәсмиләр дә байтак иде. Сабан туен оештыру комитеты рәисе, Әнвәр Хөсәенов ачып җибәрде.

Мәскәү хөкүмәте һәм башка рәсмиләр исеменнән Мәскәү думасы рәисе Владимир Платонов котлады. Һәр ике республика вәкилләренә мәскәү бүләген тапшырды. Владимир Платонов чүлмәк вату уенында да катнашып уңышларга ирешкән диделәр.

Илишев: Шәймиев интервьюсы безгә ошамады


Башкортстан исеменнән бәйрәм белән мәдәният министры Илдус Илешев котлады.

Тантана башланыр алдыннан ул уены-чыны белән «Азатлык» радиосының Миңтимер Шәймиев белән ясаган әңгәмәсен искә алды. "Анда башкортларга карата күңелгә охшамаслык фикерләр әйтелгән, без үзара дус милләт дип йөри идек. Нигә «Азатлык» радиосы шундый әңгәмә ясады икән", дип тә сорап куйды.

Татарстан исеменнән Сабан туе белән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Быел Сабан туе байрагын күтәрү башка еллардан аермалы буларак баганага бәйләп күтәртелмәде, бәлки һава шартлары белән беркетелеп галәмгә очырылды. Сабан туе рәисе Әнвәр Хөсәенов: «Без Олимпия аюын тапкан кешене белмибез, ул да галәмгә очып киткән иде. Әгәр дә Сабан туе байрагын берәрсе табып китерсә, аны бүләк көтә!», дип игълан итте.

Халык уеннары мәйданында да уеннар гөрләп торды. Чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, кул көчен сынау, капчык белән йөгерү болар барысы да уздырылды.


Татар барда - тәртип бар


Мәскәү Сабан туена яңа урынны бирүче «Яшьләр һәм балалар иҗат үзәге» рәисе Монахов, киләсе елга бу урынны әгәр дә быел тәртипле узган булса гына бирәчәкбез дип кисәткән булган. Ә менә яңа билгеләнгән вәкил Равил Әхмәтшинның әйтүенә караганда, Сабан туенда бер генә тәртип бозу да, бер генә исерек кеше дә булмаган. Мәскәү милициясенең дә моңа исе киткән.

Элекке вәкил, хәзер инде башкала банкларының берсендә эшләүче Назыйф Мириханов, бу бәйрәмгә чуашларны да кушарга кирәк, дип тәкъдим итте. "Аларның шушы көннәрдә ВДНХ җирлегендә үткәреләчәк «Ака туйлары» шул ук сука туен, шул ук Сабан туе инде ул. Алар безгә болгар токымыннан калган туганнар, аларны да кимсетергә кирәк түгел, бергә булдырга кирәк", диде Назыйф Мириханов.

Быелгы Сабан туе Татарстан АССР оешуга 90, Башкортстанның суверен республикасы игълан ителүенә 20 һәм Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде.

Мәскәүдәге бәйрәмгә бу юлы Татарстанның Чаллы, Башкортстанның Мәләвез кебек районнары үзләренең сыйлары, артистлары, үзешчәннәре белән килгән иделәр.

Танылган җырчы Нәзифә Кадыйрова бу очрашу турында болай диде. Мәскәү милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин бәйрәмне оештыруның авыр башы әлбәттә мәскәүләр өстендә дип саный.

Бәйрәмдә халык бик күп булды. Шул ук вакытта башка еллардан аермалы буларак яшьләрнең аеруча күп булуы күзгә ташланды.
XS
SM
MD
LG