Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ошта гадәттән тыш хәл дәвам итә


Кыргызстанның этник каршылыклар булып алган көньяк Ош шәһәрендә гадәттән тыш хәл үз көчендә кала. Ош шәһәре хәрби башлыгы Бахыт Алымбәков комендант сәгатен гамәлдән чыгару өчен әле иртә булуын белдерде. Хәрби башлык әйтүенчә, шәһәрдә әле киеренкелек дәвам итә.

Июнь аенда Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә кыргызлар белән үзбәкләр арасында булган канлы бәрелештә 300дән артык кеше һәлак булган иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, каршылыкларда үлгәннәр саны 2 меңнән артык.
XS
SM
MD
LG