Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мэрия каршында татар мәктәбе өчен көрәштеләр


6 июльдә Татар иҗтимагый үзәге Казан мэриясе каршында пикет оештырды. Бирегә җыелучылар Совет районында ачылачак 178нче мәктәпнең рус телле булуына каршылык белдерә. Шигарьләрдә “Татарлар! Сез салымны бик әйбәт түлисез! Кая соң мәктәпләрегез, балалар бакчалары, китапханәләр?”, “Метшин! 70 елда Казанда бер яңа татар мәктәбе төзелмәде! 178нче мәктәпне татар телле итик!” дигән мөрәҗәгатьләр бар иде.

ТИҮ рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев бу максат белән инде бер-ике ел йөрүләре, әмма нәтиҗә булмавы, пикетны шуның нәтиҗәсендә оештырулары турында сөйләде.

“177нче мәктәпне ачтылар, ул рус мәктәбе булып чыкты. Авиатөзелеш районында да ачтылар – ул да рус мәктәбе. 178нче мәктәп татар мәктәбе булырга тиеш. Шундый таләп белән күптән йөрибез инде. “Мәгариф” ассоциациясе рәисенең урынбасары Гөлфәния апа Җәләлова бик күп йөрде. Аның бер файдасы юк. Барыбер рус мәктәбе булачак.

Безнең таләп – Казанның һәр районында зур, яхшы татар мәктәбе булырга тиеш”, ди Зәкиев.

Пикетка чыккан Кәримә Котлыбаева татар халкының үз мохите булмауга борчыла, моның сәбәбен татарча уку мөмкинлеге һәм милли университет булмауда күрә.

“Өлкән кеше булсам да, балаларым, оныкларым турында уйлыйм инде. Гитлер әйткән бит дүрт класс аларга җитә, ди. Безнең балалар дүрт класс белән генә каламы?”- ди ул.

Татар мәктәбен бетерсә дә, руслар арасында югалып калмавы турында әйтүче Илдар Сафин:

“Үземнең балам да мәктәпкә, беренче класска җыена. Шушы мәсьәләне аңлагач, килергә, катнашырга булдым. Безнең дәүләт эшлеклеләре халыкның тавышын ишетер һәм нәтиҗәсе булыр, бу ышаныч булмаса, монда чыкмас идек”, ди.

Татар иҗтамый үзәге вәкиле Юныс Камалетдинов татар мәктәбе булса да, әти-әниләрнең үз баласын русча укытырга тырышуы турында сөйләде.

“Менә хәзер балалар татар мәктәпләренә бармый, дип әйтәләр. Чөнки әти-әниләрен шундый хәлгә китереп куйдылар, алар хәзер балаларын рус мәтәбенә бирергә мәҗбүр. Менә нинди сәясәт бара. Татар халкына басым ясыйлар, руслаштыру бара. Без бүген татар халкының мөмкинлеген, акыл, интеллектуал ягын татар телендә дәвам итә алмыйбыз. Шуңа каршы көрәшер өчен без хәзер халык белән эшләү мәсьәләсен куябыз”, ди Камалетдинов.

Пикетка чыккан Таһир Хәсәнов сәламәтлеге начар булса да, бирегә килмичә, булдыра алмаган. Ул җитәкчеләрдән бер генә яклау сүзе булса да ишетүгә өметләнә:

“Җитәкчеләребез безне яклап бер генә ягымлы сүз әйтсәләр иде. Менә бит башкортлар үзләре өчен нык торалар”, ди ул.

Мэрия каршына килгән кешеләр арасында басып торучы Наил Нәбиуллин кичә үзе дә бер кешелек пикет оештырган. Уйгырларга теләктәшлек белдереп, Пушкин урамындагы Тукай һәйкәле каршында торган. Плакатында “Уйгырлар, кан кардәшләребез, без сезнең белән” диелгән.

“Кичә уйгырларга багышланган текләктәшлек белдерү пикеты иде. Бер ел элек Кытайда Синьцзян провинциясендә кытайлар белән уйгырлар арасында милләтара конфликт булды. Уйгырлар күптән үзләренең бәйсезлеген таләп итеп торалар, алар безгә тугандаш төрки халык. Былтыр бик күп тентүләр булды, кан коелды, кытайлар тарафыннан бик күп уйгырлар үтерелде”, дип сөйли “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Нәбиуллин.

Ул халыкның бу турыда белмәвенә, проблеманың үзәк телеканалларда да, матбугатта да яктыртылмавына борчыла. Үзе бу мәгълүматны “Азатлык” радиосы аша белгән.

Татар иҗтимагый үзәге үз хезмәтенең нәтиҗәсе булуына, тавышларының ишетелүенә, таләпләренең үтәлүенә ышана.


XS
SM
MD
LG