Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә ПКК янә хәрби базага һөҗүм итте


Төркиядә гыйсьянчы көрд террор оешмасы ПКК соңгы айларда Төркия хәрбиләренә каршы һөҗүмне арттыра. Төркия хакимияте берьяктан көрд азчылыкларга карата ирекне киңәйткәндә, ПКК хәрби һәм гади халыкка каршы һөҗүмнәр оештыра.

Бүген булган һөҗүмдә 3 төрек хәрбие үлде, 3се яраланды. Бәрелешләр вакытында 9 террорчы үтерелде.

Анадолу хәбәр агентлыгы мәгълүматына караганда, ПКК террорчылары Гыйрак чигенә якын Һаккаридәге хәрби базага һөҗүм иткән.
XS
SM
MD
LG