Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Казан белән Ижауны якынайта


Кайбер төбәкләрдә сабан туе кемнең бәйрәме яки аны үткәрүгә каян акча табарга дигән күңелсез уйлар, урынсыз бәхәсләр туа. 3 июльдә Ижауда үткән сабан туе Удмуртия республикасының татарларга һәм Татарстанга туганнарча җылы мөнәсәбәтен күрсәтте.

Такси белән... Сабантуйга!

Без, 18 журналист, таң атканчы, төнге 3тә “Идел-пресс” бинасы янына җыелып, юлга кузгалдык. Бу иртәдә юллар тыгыз, күрше республикага Татарстаннан баручы машиналар күп иде. 4-5 сәгать эчендә Мамадыш, Чаллы, Әгерҗе районнарын үтеп, Удмуртия башкаласына килеп җиттек.

Киров исемендәге парк та, ипподром да гөрләп торды. Сабантуйга 30 меңнән артык кеше җыелган иде. Алтай, Архангельски, Әстерхан, Иркутски, Калуга, Коми, Мари Иле, Чиләбе, Пермь һәм тагын 30лап төбәктән милләттәшләребез килде. Кайберләре белән якыннан танышырга да өлгердек.

Күрше республикага такси белән килгән Мирзаһит абый Хәйруллин белән дә аралаштык.51 ел Ижауда яшәгән ул. Хәзер Әгерҗегә күченгән. Сабантуйга таксига 600 сум түләп килгән.

“Оныкларымны күрергә дип килдем, икесе дә милициядә эшли. Аннары, сәхнәгә менеп, элеккеге җырларны башкарасым килә. Менә, тыңла әле, кызым”, дип Мирзаһит абый җырлап та күрсәтте.


Гомер буе Ижауда яшәүче Флюр абый Вахитов белән Зөлфия апа Латыйпова танышларын күрергә килгәннәр икән. “Өйдә нинди телдә аралашасыз?” дип сорауга, алар ике дә уйламыйча:

“Әлбәттә, үзебезчә, - диделәр чип-чиста татар телендә. – Күршеләр дә, туган-тумача да татар булгач, ничек сөйләшәсең тагын?! Бөтенебез бер тирәдә торабыз, шуңа аралашу белән кыенлыклар юк. Балалар, оныклар да татарча аралаша, инде оныкчыкның да теле ачылды. Казаннан килгән артистларны күрергә, татарча җыр ишетергә дип килдек. Ижауда ел саен Сабантуй уза, бик яхшы оештыралар”, диде ул.

Ижаудан килгән Миләүшә апа: “Аякларым сызласа да, туйганчы бер биим әле. Балаларым белән өйдә татарча аралашабыз, Аллага шөкер. Авылыбыз белән татарлар булгач, телебез, мәдәниятебезне онытмыйбыз. Менә улым рус кызына өйләнде. Башка милләттән булса да, яхшы кеше үзе. Зарланмыйм. Хәзер оныгым Маратны гына берничек татарчага өйрәтеп булмый”, диде.

Мәйдан капка төбендә берәү өздереп гармунда уйный, янында берничә хатын-кыз удмуртча җырлый. “Тюрагай” җыр һәм бию ансамбле икән, ә гармунчысы - җитәкчеләре Владимир Белых. “Удмуртиядә татарлар халык саны буенча өченче урында. Алар белән бергә яшибез, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Мондый милли бәйрәмнәр араны тагын да якынайта”, диде Белых.


Ике президент та бәхетле иде

Бәйрәмне оештыруны Удмуртия президенты Александр Волков шәхси контроле астына алган иде. Бу эшне шундый югарылыкта, җиренә җиткереп башкарганы өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аңа кат-кат рәхмәт әйтте.

“Сабантуйдан нәрсә көткән идегез һәм нәрсә килеп чыкты?” дигән сорауга, Удмуртия президенты Александр Волков болай дип җавап бирде:

“Нәрсә көткән булсак, шуны күрдек тә инде. Беренчедән, кунакларны каршылауга ел буе әзерләндек. Шул рәвешле, Сабантуй паркны төзекләндерүгә этәргеч тә булды. Тагын ике ел дәвамында монда эшләр алып барырга планлаштырабыз әле. Ипподромны да тулысынча төзекләндердек. Шундый күп делегация кабул итүгә шатбыз. Икенчедән, әлеге бәйрәм нәтиҗәсендә ике республиканың хезмәттәшлек итүенең әһәмиятлеген тагын бер кат аңладык”, ип җавап бирде.

Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов “Казанның 1000 еллыгы” медальләре тапшырды, ә Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтариятенә микроавтобус бүләк итте. Аннары президент “Түбән Кама мәйданы”н әйләнеп, андагы күргәзмәләр белән танышты. Шунда ук чүлмәк вату, колгага менү, капчык киеп йөгерү...

Кыскасы, милли бәйрәмебезне төсенә туры китереп, уңай фикер калдырырлык итеп үткәрделәр. Моның өчен Удмуртия бюджетыннан - 10 миллион, Татарстаннан 4 миллион сум бүленеп бирелгән. Оештыручылар әйтүенчә, иганәчеләр дә саллы гына сумма белән ярдәм иткән.

Ижаудан кайтканда Казан журналистларының кәефе күтәренке иде. Ике республика президентлары, 40лап төбәк вәкилләре катнашкан Федераль Сабантуйда киң күңеллелек һәм туганлык хөкем сөрде. Русия татарларын якын иткән Удмуртия җитәкчелеге һәм республика халкының рухи дәрәҗәсе, эшлеклелек дәрәҗәсе тагы да югарырак күренде.
XS
SM
MD
LG