Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:52

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон 5 июльдә Грузия президенты Михаил Саакашвили белән очрашып, шуннан соң ясаган чыгышында, "Вашингтон Грузиянең бөтенлеген аяусыз яклаячак", дип белдерде. Русия моңа инде үз җавабын бирде - премьер-министр Владимир Путин, Абхазия һәм Көньяк Осетия белән мөнәсәбәтләрен Грузия үзе генә җайларга тиеш, моңа өченче тарафны җәлеп итү кирәк түгел дип саный.

Һиллари Клинтонның биш көн дәвам иткән Украина, Польша, Көньяк Кавказ сәфәре ул барган илләргә “Без сезне онытмадык” дигән фикерне җиткерү максатында узды. Бу бигрәк тә Мәскәү белән сугыш хәлендә торган Грузиядә нык чагылды.

АКШ дәүләт секретаре Тифлистә: “АКШ беркайчан да Русиянең Грузия җирен басып алуы белән килешмиячәк. Без Грузияне басып алучылардан коткару өчен тырышачакбыз, Грузия халкы тора-бара дәүләт бөтенлеген кире торгызырга омтылырга тиеш ”, дип чыгыш ясады.

Клинтон шулай ук "Кушма Штатлар Грузия хөкүмәтенең үзендә дә, аннан читтә дә торган партнерларына демократик институтларны һәм тәррәкыятне ныгыту омтылышында хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәк", дип тә белдерде.

Дәүләт секретаре Клинтон чыгышына Русия премьеры Владимир Путин инде җавап бирергә дә өлгерде. Путин Грузия җитәкчелеген Абхазия һәм Көньяк Осетия белән мөстәкыйль рәвештә сөйләшүләр алып барырга чакырды. Ягъни бу мәсьәләгә Русия дә, АКШ та тыгылырга тиеш түгел дип саный рәсми Мәскәү.

“Кемдер Грузия җире басып алынган дип, кемдер ул азат ителгән дип саный. Бу Грузия һәм Көньяк Осетия арасындагы аралашу предметы. Һәм бу диалогны өченче якны катнаштырмыйча гына башларга кирәк. Сугышны без башламадык, җавапны сугышны башлаучылар бирергә тиеш.

Грузия хакимияте кыюлык табып, үзләре җәрәхәтләгән халыкның йөрәгенә юл табарга тиеш. Уртак тел таба белергә кирәк. Ә ничек сөйләшергә - бу инде ике якның эше”, диде Русия премьеры Путин.

Путин грузин һәйкәлен кайгырта, шикле сугыш мифын яклый

Владимир Путин Клинтонга җавабын Мәскәүнең Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы музеен караганда ирештерде. Ул анда Грузиянең Кутаиси шәһәрендә шартлатылган Дан мемориалына ошатып Мәскәүдә төзеләчәк яңа һәйкәл өлгесе белән танышты.

Путин музейда йөргәндә, рәсми рәвештә Рейхстахка совет байрагын кадаучылар булып саналган рус Егоров һәм грузин Кантарияга да һәйкәл кирәклегенә ишарә итте. Шулай итеп Путин совет чорында булдырылган рәсми карашны яклавын күрсәтте. Кайбер тарихчылар исә, бигрәк тә Татарстанда һәм Башкортстанда, сугыш тарихындагы бу тәфсир белән килешми, Рейхстахка җиңү байрагын беренче булып Башкортстаннан Гази Заһитов элде дип килә.

Кутаиси шәһәрендә җимерелгән мемориал урынына төзеләчәк һәйкәлнең беренче ташын Путин Грузия парламентының экс-спикеры, “Бердәм Грузия” демократик фиркасе башлыгы Нино Бурдҗанадзе белән 2010 елның 8 маенда салган иде.

Хәзер Бурдҗанадзе Мәскәүгә еш йөреп тора. Ә менә парламент җитәкчесе булганда ул Грузия бөтенлеге өчен Русия белән аяусыз көрәш алып барды, Мәскәүгә карата кискен фикерләр әйтте. Хәтта 2007 елда “Русиядә Грузиянең таркалуы турында сөйләшсәләр дә, Русиянең үзендә җимерелү куркынычы безгә караганда да зуррак. Русиянең хәзерге күп җирләре аныкы булмаган. Шуңа күрше илнең җимерелүе турында сөйләгәндә, башта үз тарихыңа күз салырга кирәк”, дип тә белдергән иде.

Хәзер Нино Бурдҗанадзе Грузия президенты Михаил Саакашвилига оппозициядә тора.

XS
SM
MD
LG