Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Британия хәрбиләре Әфганстанның көньягыннан чигенергә җыена


BBC, Әфганстандагы британ хәрбиләренең Һәлманд вилаятенең ин хәтәр төбәге Сангиннaн чигенеп, төбәк иминлеген Американ хәрбиләре кулына тапшырачагы турында хәбәр итә.

Әфганстанда хәзергәчә 312 британ хәрбие һәлак булды. Әлеге хәрбиләрнең 99% Сангиндa һәлак булды.

Шул ук вакытта әфьюн җитештерелгән бу җир "НАТО хәрбиләре һәлак була торган җир" буларак атала.

Сангинны эченә алган Һәлманд вилаятендә 8 мең британ хәрбие бар.

XS
SM
MD
LG