Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау сабан туе 30 мең тамашачыны берләштерде


Удмуртиядә 10нчы Федераль Сабан туе өч мәйданда гөрләп узды. Бәйрәмне ачу тантанасы Киров паркының “Купол” стадионында булды. Ипподромда ат чабышлары оештырылды. Уеннар, ярышлар Татарстан һәм Удмуртиянең сәнгать коллективлары чыгышлары белән бизәлеп алып барылды.

Сабантуй кунакларын кабул итү, алар белән очрашулар Ижауда бер көн алдан башланды. Халыклар Дуслыгы йортында булып узган очрашуда Удмуртия президенты Александр Волков Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Удмуртиядә федераль Сабантуй уздыруны ышандыруларына рәхмәт сүзен җиткерде.

“Сабантуйга әзерләнү башта 30 миллионга бәяләнсә, бу сумма өч тапкыр артты. Иң мөһиме, Киров паркында чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылды. Ипподромның тамашачылар урыннарын яңартырга, ат чабышы өчен трассаны яңабаштан ясарга туры килде”, диде Александр Волков.

Җавап сүзендә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та Удмуртиядә гомер итүче татарларның телен саклап калу, сәнгатен үстерү буенча мөмкинлекләр булдыру өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзен җиткерде. Республика башлыгына Сабантуй батырлары сурәтләнгән сувенир да тапшырды.

Татарстанның премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева милли хәрәкәт активистларына Татарстан мәдәният министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Спартак” халык иҗаты йорты директоры Резедә Миркасыймова, татар теле укытучылары Рәсимә Садыйкова, Рәсилә Габдрахманова, татар балалар бакчасы мөдире Бриллиант Габрахманова, журналистлар Фәнзилә Сәлихова, Рәмзия Габбасова, үзешчән сәнгать остасы Зәмфирә Мусина, милли сәясәт министрлыганнан баш белгеч Фәндүс Хуҗин.

Җомга опера һәм балет театрында Удмуртия һәм Татарстан сәнгатькәрләре концерты белән төгәлләнде. Алар арасында Удмуртиянең “Италмас” җыр һәм бию коллективы, Русия һәм Татарстанның атказанган җырчысы Венера Ганиева, “Казан” бию коллективы.


3 июль – шимбә иртәсендә кунаклар һәм шәһәр халкы су кебек Киров паркына агылды. Аларны парк алдында ук татар-удмурт милли ансамбльләре каршы алды.

Төрле өлкәләрдән килгән кунакларның милли киемнәрдән булуы да аерым бер төсмер бирде бәйрәмгә. Свердлау өлкәсеннән кунакларның Сабантуй бизәге – колгага эленгән сөлгеләр белән йөрүләре дә аланны бизәп торды. Бәйрәмнең тыныч һәм күңелле үтүенең бик мөһим шарты – аны мөселманнарча, хәмерсез уздыруга басым ясады Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт. Бәйрәм аланында сәүдә нокталары күп иде. Әмма анда исерткеч эчемлекләр булмады.

Удмуртия президенты Александр Волков Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм башка олы кунаклар белән Сабантуй мәйданына күп санлы делегацияләр белән бергә килделәр.

Һәр олы бәйрәмне сәнгать коллективлары матур тамаша белән ача. Ижауда ул татар һәм удмурт халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр, җыр-моң белән уратылып алып барылды. Аксакалларның җирне, уҗымнарны тикшерү күренеше, ә балаларның карга боткасын оештыру йоласын кызыклы итеп башкаруы игътибарсыз калмады. Бу тамашаларда Татарстанның Түбән Кама һәм Ижау мәктәпләре укучылары, сәнгать коллективлары катнашты.

Соңрак мәйданда төзелгән сәхнәгә Удмуртия президенты Александр Волков һәм олы кунакларны чакырдылар. Удмуртия башлыгы республикада яшәүче татарларның тормышы белән таныштырып үтте. Гомумән, ул республикада халыкларның дус, тату яшәүләренә басым ясады.


Бәйрәмгә килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен кайгыртуда тырышлык күрсәтелүе өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, милли хәрәкәтне башлап җибәргән, татар иҗтимагый үзәген оештырган Мәсгут Гаратуев һәм Фәнүс Газизуллинга Казанның 1000 еллыгына багышланган истәлекле медале тапшырды.

Татарстан президенты Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәриповка рәхмәт хаты һәм автономиягә Алабугада җыелган “Fiat” микроавтобусын бүләк итте. Шулай ук Федераль Сабан туеның абсолют батырына “Fiat” автомобиле һәм бәрән алып килүләрен дә җиткерде.

Удмуртия президенты Сабан туена зур әзерлек алып барылуын һәм аның шулай киң күләмдә матур итеп башлануыннан шатлыгын яшермәде. “Парк бер-ике елдан тагын да матуррак булачак дип ышандырды.

Бәйрәмгә килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның бик матур оештырылуын билгеләп, шәһәрдә дә зур үзгәрешләр булуын әйтте.

Паркның төрле почмакларында халык мәш килеп сабантуй уеннарында, ярышларында үзенең күңеленә хуш килгәнен сайлап алды – чүлмәк ватты, капчык белән сугышты, бау тартуда үзен сынады, колгага менде.


Әлеге ярышлар, уеннар мәйданын Татарстаннан Түбән Кама шәһәре хакимияте оештырды. Сәхнәдә дә Татарстан сәнгать осталары чыгышлары көне буе өзелмәде.

“Купол” стадионының ике келәмендә Сабантуйның матур һәм көтеп алынган мизгеле – татарча көрәш башланды. Ир-егетләр бил алышырга төрле төбәкләрдән җыелган. Көрәш биш үлчәү категориясендә уздырылды. Наил Хәмидуллин, Татарстанның милли спорт көрәше Федерациясе башкарма комитеты директоры әңгәмәдә милли көрәшне Русия хөкүмәте җитәкчеләренә күрсәтүен, һәм аның Олимпия уеннарына кертелүенә лаек булуын җиткерүен сөйләде. Ә инде федераль Сабантуй батыры булып иң көле егет калачак диде.

Дөрестән дә, келәмдә бил алышучыларны күзәтүчеләр саны бихисап иде. Җанатарлар аларга көч- куәт биреп торды. Көрәшчеләр дә бер-берсенә тиң – берсенең дә җиңеләсе килми. Шуңа да ул бик озакка сузылды.

100 килограммнан артык үлчәүдә Ижаудан Таһир Хуҗагалиев һәм Чаллыдан Айнур Фазыловның бил алышуын бик озак һәм зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Көрәшне алып баручы казыйлар икесенә дә бер балл – башта Айнурга, аннан соң Таһирга бирделәр. Тагын вакыт билгеләп тә көрәштерделәр. Нәтиҗәдә - хөкемдарлар, киңәшләшеп, өстенлекне Ижау егете Таһир Хуҗагалиевка бирделәр.


Чаллылар шушындый карар белән килешмичә, тавыш та куптардылар. Көрәшче дә үзен тыныч кына - ирләрчә - тота алмады. Өстәлләрне тибеп очырды, урындыкларны атып ташлады. Сабантуйның ямен боздырмас өчен баһадирларны кабат келәмгә чакырдылар. Әмма барыбер 100 килограммнан югары үлчәүдә Ижау егете Таһир Хуҗагалиев җиңүче булды.

Федераль Сабан туе батыры исеме өчен Казаннан Илнар Әхмәтҗанов белән Түбән Камадан Линар Иванов бил алыштылар. Икесе дә көчле: Линар - Түбән Кама Сабан туе батыры, Илнар - Гали авылында узган федераль авыл Сабан туе батыры – матур көрәш күрсәттеләр. 2010 елның федераль Сабан туеның абсолют батыры булып Линар Иванов калды.

“Батыр булу җиңел түгел. Күп шөгыльләнергә кирәк. Әле мин Русиякүләм Сабантуе батыры итеп хис итмим үземне, әле мин моны аңларлык дәрәҗәдә түгел”, диде Линар үзен Сабантуй батыры итеп игълан ителгәннән соң.

Киров паркында күтәренке кәеф, шат авазлардан мәйдан гөрләп торса, шәһәрнең ипподромында ат чабышларын күзәтергә яратучылар да искиткеч күңелле мизгелләр кичерде.

Беренче булып ипподром буйлап атларга төрле-төрле һәм берсеннән – берсе матур арбалар җигелгән парад булды. Аннан соң кечкенә арбалар таккан атлар ярышлары узды. Трассаны тагын бер кат әзерләп чыккач, тулпарларга старт бирделәр.


Ярышлар арасында без Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән ат спорт комплексы җитәкчесе Фәнил Латыйпов белән очраштык. Алар ике чабыш аты алып килгән. Әлегә призлы урын ала алмадык, бик көчле атлар биредә. Киләсе Сабантуйларына ныклап әзерләнербез, диде ул.

Ипподромда ат чабышлары уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылды, шуңа да биредә чабышлар ешрак оештырылачак. Фәнил Латыпов бирегә тагын килергә әзер.

Тагын кызыклы мәгълүмат. Сабантуй ярышларында токымлы һәм ярымтокымлы атлар катнашты. “Ярышларда җиңү өчен ат белән бергә бер пот тоз ашарга кирәк” дип билгеләде икенче бер җайдак Удмуртия өчен ярышучы Николай. Ул орлов токымы атында катнашкан. Икенче урынны яулаган. Бу атлар да үзләренең көчле булуын дәлилләде диде җайдак.

Ат чабышлары Удмуртия президенты Александр Волков призына узды. “Лада” машинасын “Чарас” кушаматлы ат хуҗасы Удмуртиядән Сергей Невкипиловка тапшырылды.

Тәртип саклаучылар фикеренчә, федераль Сабан туенда Киров паркында һәм ипподромда 30 меңнән артык кеше тамаша кылган. Оештыручыларның берсе Удмуртиянең милли-мәдәни автономия рәисе Ирек Шәрипов, бәйрәмнең матур һәм оешкан төстә узуыннан канәгать.
XS
SM
MD
LG