Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше таптаган федерал казый эчкән булган


Татарстан тикшерү комитеты федерал хөкемдар Эдуард Солдатов белән булган юл казасында аның гамәлләрендә җинаять билгеләре тапты.

БИЗНЕС ONLINE хәбәр итүенчә, бүген тикшерү комитеты Эдуард Солдатов эшен тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте. Федерал казый эчкән килеш машина йөртеп 6 июньдә 23 яшьлек егетне бәрдергән иде. Егет казада үлде. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Солдатовның алкоголь куллану дәрәҗәсе рөхсәт ителгәннән 9 тапкырга артык булган.

Әлеге казадан соң “Хөкемдар хөкем ителергә тиеш” дигән шигарь белән бер төркем яшүсмер Татарстанның югары мәхкәмәсе бинасы янына пикетка да чыкты.

Шуннан соң Эдуард Солдатов үз вәкаләтләрен туктатуны сорап гариза язды. Аны тикшерергә дип Татарстанның югары мәхкәмәсендә, республиканың хөкемдарлар коллегиясе чираттан тыш утырыш та үткәрде.
XS
SM
MD
LG