Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар фаҗигасен Казанда хәтерлиләр


Өремчедә уйгырлар һәм хан кытайлар арасында булган бәрелешләрнең бер еллыгы уңаеннан Кырымдагы Кытай илчелеге каршында кырым яшьләр үзәге уйгырларны яклап пикет уздырды. Казанда зур протест чаралары булмаса да, үткән ел вакыйгаларын искә алучы берничә татар кешесе булды.

Булмас.ру интернет сәхифәсе хуҗасы Рузил Мөхетдинов Синҗанда яшәүче уйгырлар язмышы белән әле яңа кызыксына башлаган. Бер ай элек кенә Кытай татары белән очрашып, аның туган яклары турында интернетта сөйләшкән. Дөресрәге, сөйләшү килеп чыкмаган, үзен Кытай татары дип таныткан кеше Өремчедәге бәрелешләр турында бер сүз дә әйтергә теләмәгән.

Шуннан соң Рузил Мөхетдинов үзе эзләнә башлаган, үткән елда 5 июльдә булган канлы вакыйгалар турында, Шәркый Төркистанның азатлык хәрәкәте, уйгур халкының тарихы турында интернетта мәгълүматлар туплаган.

Хәзер Рузил уйгырлар мәсьәләсенә Татарстанның, дөньяның җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк дип саный. Ул алар турыда күбрәк язарга, бу тугандаш халыкның тарихы белән Казаннарны да таныштырырга кирәк, ди.

Рузил Мөхетдиновның борчылуын әлегә татар милли хәрәкәте активисты Наил Набиуллин генә аңлаган. Ул Пушкин һәйкәле янында чыгып, “Уйгурлар, кан кардәшләребез, без сезнең белән!” дигән шигарь күтәреп торган.

Булмас.ру сәхифәсенең хуҗасы әйткәнчә, Казандагы уйгур яшьләре Өремчедәге эзәрлекләүләр турында сөйләшергә теләми. Алар бу турыдагы сорауларга җавап бирүдән катгый төстә баш тарта, ди Рузил.

Аның фикеренчә, Казандагы күпчелек татарлар тугандаш уйгур халкын кыерсыту турында я белми, я белә торып та, битараф булып кала.

2009 елның июлендә Өремчедә уйгурларның урам җыены хакимиятләр тарафыннан көч кулланып куып таратылган иде. Бәрелешләрдә йөзләрчә кеше һәлак булды, активистлар кулга алынды, эзәрлекләнде.
XS
SM
MD
LG