Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

Галим, Русиягә хыянәттә гаепләнеп төрмәгә утыртылган Игорь Сутягин инде Венага китерелгән. Аның урынына АКШта тоткарланган шпионнарның берсе Русиягә бирелер дип фаразлана.

Күрәсең, Русия бу көннәрдә Кушма Штатларда тоткарланган шпионнарны үзләренә кайтартмакчы. Һәм ул аларның берсен Игорь Сутягинга алмаштыруны күздә тота.

Русия фәннәр академиясенең Кушма Штатлар һәм Канада институты тышкы сәяси тикшеренүләр бүлегенең хәрби-техник һәм хәрби-икътисади сәясәтен өлешендә җитәкчелек иткән, Русия ватандашы Игорь Сутягин 2004 елны 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Аны Русиянең сер итеп сакланган мәгълүматын АКШ хәрби күзләү вәкилләренә бирүдә гаепләделәр.

Русия галиме беркайчан да үзенең гаебен танымады. Һәм бары үзе аналитик материал әзерләгән ачык кулланыштагы мәгълүматны гына соңыннан чит илгә бирүен әйтә килде.

Сутягин инде Венада

Игорьнең абыйсы Дмитрий чәршәмбе Мәскәүдә бәйсез матбугат үзәгендә узган журналистлар белән очрашуда аның бертуганы пәнҗешәмбе көнне үк төрмәдән чыгарылырга мөмкин, дип әйтте. Аның сүзләренчә, Игорьга кәгазьләр биргәннәр һәм анда ул үзенең гаебен тулысынча таный дигән язу дә булган.

Бу кәгазне имзаламау мөмкин түгел иде. Шуңа ул хәзер ике әйбер өчен кайгыра: гаепне танырга һәм илдән китәргә туры килүе турында, ди Дмитрий. Ул шулай ук инде чәршәмбе көнне үк туганының чит илгә җибәреләчәген дә әйтте.

“Иртәгә Игорь Венага җибәреләчәк, ә аннан Лондонга илтәчәкләр. Шулай итеп без аны тиз арада күрә алмаячакбыз”, диде чәршәмбе Дмитрий.

Соңгы мәгълүматларга карганда, инде Игорь Сутягин Венага килеп җиткән. Бу хакта «Яңалыклар» агентлыгына аның адвокаты Аннан Ставицкая белдергән.

Анна Ставицкая
Мәҗбүри адым

Игорь Сутягинны азат итү турында хәбәрләр аның кырыс режимдагы Архангельcки төрмәсеннән Мәскәүгә “Лефортово” тикшерү изоляторына күчерелгәннән соң барлыкка килде.

Сутягинның адвокаты Анна Ставицкая сүзләренчә, ул җинаять эшләү турындагы кәгазьләргә кул куйса да аны эшләмәвен әйткән. Һәм җәмәгатьчелеккә аның бу адымы мәҗбүри булуын сөйләргә кушкан.

“Ул үзен гаепсез дип саный. Бу оятсыз гаепләүләр барганда ул үзен яклап шактый гына дәлилләр китерде, әмма мәхкәмә аларга колак салмады. Шуңа бу аның соңгы мәҗбүри адымы”, диде Ставицкая.

Сергей Скрипальне дә шпионнарга алмаштырырга мөмкиннәр

Моннан тыш Игорьнең абыйсы Дмитрий сүзләренчә, аның туганы 10 шпионга алмаштырачак тагын бер исемне атаган. Бу шпионлыкта гаепләнеп 13 ел төрмәгә утыртылган махсус хезмәтләр полковнигы Сергей Скрипаль.

Ул 2006 елны Бөекбритания файдасына шпионлык итүдә гаепләнде. Мәхкәмә әйтүенчә, ул 10 ел дәвамында Бөекбританиягә серле мәгълүматлар биреп барган, шул исәптән чит илдәге Русия агентлары турында да. Скрипаль тулысынча үзенең гаебен таныды һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итте.

Скрипаль һәм Сутягинны 10 шпионга алмаштыру ничек башкарылачагы хәбәр ителми. Чөнки бу хактагы мәгълүматны раслаучы рәсми хәбәр юк.

Бердән-бер билгеле әйбер ул Кушма Штатлар дәүләт секретаре урынбасары, Мәскәүдәге АКШның элекке илчесе Уильям Бёрнс 7 июль көнне Кушма Штатлардагы Русия илчесе Сергей Кисляк белән очрашуы.

Дәүләт департаменты рәсми вәкиле урынбасары Марк Тонер шпионнар турында сөйләшү очрашуның төп максаты түгел иде, диде. Төп игътибар узган айда Русия президенты Дмитрий Медведевның Кушма Штатларга булган сәфәре турында баруын әйтте. Әмма «бу мәсьәләгә дә тукталымый калмаганнардыр» дип өстәде Тонер.

Шул ук вакытта Русия файдасына шпионлыкта шикләнүче 11 кешегә рәсми гаепләүләр белдерелгән. Бу аларны кулга алып бер атнадан артык вакыт узганнан соң булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG