Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Мәскәү белән Уфа арасында яңа мәгълүмат сугышы башланды. Аңа федераль хәбәрдәрлек чараларының Башкортстан җитәкчелегенә каршы көн күргән мәкалә һәм сюжетлары сәбәпче.

“Российская газета”да, 1нче канал һәм НТВ каналында тәнкыйди мәкалә һәм сюжетлар булган иде. Аларда ягулык тармагын саткан акчаның казнага кермәве, Юмагуҗа сусаклагычын төзегәндә 1 миллиард сум акчаның югалуы һәм башка шундый “гөнаһлар” аталды. Андый язма һәм сюжетлар Бөтендөнья башкортларының өченче корылтаеннан соң башланды.

Моны билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков шулай аңлатты: “Билгеле булуынча, корылтайда башкарма комитет рәисе Азамат Галин федераль үзәккә каршы кискен сүздләр әйтте. Ул: “Мәскәү республика җитәчесе итеп читтән ”варяг” китереп куюга без каршы. Шулай була калса, каршылык чаралары уздырачакбыз”, дигән иде.

Корылтайны оештыру идарәсе рәисе Хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаев икәнлеген искә алганда, бу Азамат Галинның ниндидер максимализм белән әйткән сүзләре генә түгел, ә хакимият фикере. Федераль мәгълүмат чаралары нәкъ шул уңайдан сабак укыта башлады.”

Башкортстан халыклары Ассамблеясы һәм Җәмәгатьчелек пулаты Русия президенты һәм хөкүмәт җитәкчесенә мөрәҗәгать юллады. Анда Башкортстан җитәкчелегенә каршы барган мәгълүмат һөҗүмнең төбәктәге тотрыклыкка янавы әйтелгән һәм аны туктатуда ярдәм соралган. Шундый ук мөрәҗәгатьне Бөтендөнья башкортлары корылтае да ирештерде. Анда да шундый ук фикер үткәрелә һәм, шуңа өстәп, өченче корылтайда кабул ителгән документлар да җибәрелгән.

Башкортстанның мәгълүмат чаралары федераль коллегалары мәгълүматларының дөреслеккә туры килмәвен белдерә. Башкортстан телевидениесе аша ул сюжетларда катнашкан кешеләрне тәнкыйтьләгән язмалар күрсәтелә.

Башкортстанның берләшкән оппозициясе башы Рамил Бигнов бу мәгълүмат сугышын Мортаза Рәхимовны алу өчен җәмәгатьчелекне әзерләү бара дип исәпли. Аның сүзләренчә, ул көзгә кадәр урыныннан бушатылачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG