Accessibility links

Сабантуйларда тәкә дәрәҗәле бүләк биеклегенә күтәрелерме?


Татар дөньясында шаулатып-гөрләтеп Сабантуйлары узды. Русиянең кайсы почмагында узуына карамастан, бәйрәмнең кимчелекләре дә уртак. Соңгы елларда милли бәйрәмебезне мал җыюга әйләндерделәр, милли төсмерләрне спарт ярышлары басып бара.

Самар өлкәсендәге татар авылларында да батыр булып татарстаннар кала, җирле үзешчән сәнгать көчләрен дә артистлар кысрыклап чыгарырлар төсле.

Самарда узган өлкә сабан туе турында “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Фәрһәд Мәхмүтов үз быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләрен атап китте.



“Быелгы тантанага ир-егетләр өчен көч таләп иткән спорт төрләрен керттек. Гер күтәрү, велосипед ярышлар һәм башкалар. Бүләкләр зур булды. Зур бүләк үзенә күрә кызыксынучылар санын арттыра. Шул ук вакытта батыр калган көрәшчегә суыткыч һәм тәкә бирү белән чикләндек.

Тантанага Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовны чакырдык. Дөрес, Айдарны тыңлагач халык кайтып китте. Киләчәктә артистларны соңгылар исемлегенә кертергә кирәк”, диде ул.

Самар Сабан туенда шашлык саттырмауда бәйрәмне китек итте. Быел ике ай буена 35-38 градус эсселек. Бөтен җирдә шашлык саттырдылар, ә менә Самарда, имештер, халык сәламәтлеге өчен кайгырталар. Шул ук көнне паркта чучка итеннән көне буе шашлык кыздырдылар.


Татар көрәшендә дә мактанырлык нәрсәләр әлегә күренми. Баш бүләкләр читләр җилкәсендә. Татар районы булып саналган Камышлыда татар көрәшендәге батырга куелган машинаны Татарстанга алып киттеләр. Денис авылындагы ат ярышларында да иң зур бүләкне татарстаннар алып китте. Бик күпләр Татарстанның мәдәният министрлыгы тоткан сәясәтне хуплый. Һәр Сабантуйга бер район үзешчәннәрен җибәрәләр һәм, әйтергә кирәк, гаҗәеп югары биеклектәге концерт тамаша күрсәтәләр.

Гали авылындагы һәм Самар Сабан туйлары хәмер-шәрабсыз узды. Калганнары айныклык белән мактана алмыйлар. Шуны әйтеп була. Сабантуй татарның әхлаки биеклеген күрсәтүче зур бер сәяси чара. Шуны фаразлап була: милли бәйрәмнәргә айныклык та кайтыр, шапырынулардан соң баш батыр җилкәсендә тәкә дә төп бүләк булып кунар. Иң аянычы шунда ки, милли хәрәкәткә үз мәнфәгатьләрен өстен күргән эшмәкәрләр килә. Димәк, кайнар йөрәкле милләтчеләр тарих битендә генә калуы бар.
XS
SM
MD
LG