Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:00

Татарда интернет-кибетләр тулы көченә эшләп китәрме? Бу өлкәнең киләчәк язмышы ни хәлдә? Бу турына тема белән яхшы хәбәрдар кеше белән сөйләшергә булдык. “Пәрәвез” сәхифәсендә кунакта Мәскәү дәүләт университетында программистлыкка укучы Кукмара егете Рамил Бәдретдинов. Рамил Мәскәүдәге иң эре интернет-кибетләрнең берсендә эшли.

Хәзерге вакытта безнең компаниядә тугыз интернет-кибет исәпләнә. Акчаның көндәлек әйләнеше 300дән алып 600 мең сумга кадәр җитә. Интернет-кибет өчен бу күп тә, әз дә түгел дип саныйм. Хуҗабыз моны урта тирә дип саный. Күләмне арттырыр мөмкинлекләребез бар әле ди ул. Шулай итеп, гел алга барабыз, яңа проектларны алга этәрәбез.

Кирәкле әйберне интернеттан сатып алу Мәскәүдә бик киң таралган шул. Казанда алай ук түгел. Бездәге хәлләрне күзәтеп барасыңмы?

Минемчә, үсеш шактый аксый. Татар тотып карамый ышанмый ди бит. Сатып алучы шул гыйбарә буенча яши. Әмма күпләр шуны белми, интернет-кибетләр хәзер тулысы белән сатып алучыга юнәлгән. Әйтик, барысында да диярлек товарны күргәч кенә акчасын бирәсең. Мәскәүдә халык ялкаурак ахры. Кирәкле әйберне, мөмкин булганча, интернеттан алырга тырыша. Беренчедән, бәя бик зур роль уйный. Гадәти кибеттә сатыла торган товарның бәясендә аренда чыгымы, сатучыларның хезмәт хакы һәм башка процентлар утыра. Ә интернет аша сатыла торган товарда болар юк диярлек, шуңа күрә бәясе дә арзанрак чыга.

Темадан читкә китеп сорыйм әле. Син, авыл егете, илнең иң абруйлы университетына ничек укырга керә алдың?


Алтынчы сыйныфтан соң авылдан китеп, Казанда укыдым мин. Математика буенча көчле идем, олимпиадаларда җиңдем. Авылда укыганда ук компьютер белән чаша идем дисәң дә була (көлә). Программалау белән инде өченче сыйныфтан ук шөгыльләнә башлаган идем. Безнең авылда совет заманындагы БК компьютеры бар иде. Казанда исә профессиональ укытучыда белем алдым, ул мине олимпиадаларда катнаштырды. Унынчы сыйныфта бөтен Россия олимпиадасында җиңү яуладым.


Күпчелек авыл мәктәпләре заманча җиһазландырылу ягыннан мактана алмый. Компьютерлары йә бик иске, йә бөтенләй юк. Интернет турында әйтеп тә тормыйм. Сезнең мәктәп, күрәсең, искәрмәдер?

Бәлки. Әмма мин, беренче чиратта, информатика укытучым Илгиз абыйга рәхмәтлемен. Ул мине, өченче сыйныф баласын, математиканы яратуымны күреп, унынчы сыйныфлар белән бергә информатикага йөрергә чакырды.

“Яндекс”ның татарчалашуы турында да сорамый булдыра алмыйм. Бу хәл сине шатландырдымы?

Бу татар интернеты өчен революция булды! Мин аны күпме көттем! “Яндекс”ның татарча эзли башлавы ул зур адым. Әгәр эзләү системасы телне аңламаса, ул сүзне рәсем системасы, ягъни символлар җыелмасы итеп кенә карый. Әйтик, “Рамил” дип җыям икән, система бу “рәсемнән” “Рамилнең”, “Рамилгә” кебек сүзләр ясый алмый. Шуңа күрә бары тик русча гына белүче эзләгеч татар өчен файдасыз.

Татар продукциясен сатучы интернет-кибетләр турында ни әйтә алырсың? Аларның киләчәге ничегрәк булыр?

Интернет кулланучыларда ышану барлыкка килсә, бу юнәлеш бик тиз үсәчәк. Әйтик, Мәскәүдә әле бер дүрт ел элек кенә интернет-кибетне тормышка ашмас нәрсә итеп күргәннәр. Бик сирәк кулланучы гына куркып кына заказ ясаган. Ә хәзер? Рәхәтләнеп алалар! Бу татарга да киләчәк, дип уйлыйм. Һәм, гомумән, бу татар интернеты үсеше өчен дә зур файда булыр дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG