Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президеты улын депутат вәкаләтеннән азат иттеләр


Пәнҗешәмбе көнне Башкортстан дәүләт җыены (парламенты) президент Мортаза Рәхимовның 48 яшьлек улы Урал Рәхимовны депутат вәкаләтеннән азат итте.

Әлеге мәсьәләне карарга сорап Урал Рәхимов республика парламентына үзе мөрәҗәгать иткән булган.

Regnum язуынча, ул еш кына парламент утырышларында катнашмаган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Башкортстан президенты улы инде узган елдан бирле Русиядән читтә яши.

“Финанс” журналы күрсәткән 2010 елгы Русия миллиардерлары исемлегендә Урал Рәхимов 39 урында тора. Аның байлыгы 2,5 миллиард доллар дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG