Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә 8 мөселман иле саммиты узды


8 июльдә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Нигериядә 8 мөселман илләре җитәкчеләре җыенына катнашты.

Тәраккый юлына баскан һәм ил халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән 8 илнең җитәкчеләре Нигерия башкаласы Абуҗада икътисади һәм сәүдә хезмәттәшлеге турында фикер алышты.

Саммитакa Төркия, Малайзия, Индонезия, Мисыр, Иран, Бангладәш, Нигерия һәм Пакстан рәсмиләре катнашты.

АКШны үзен җитәкче ил буларак атаган ил буларак телгә алган Әхмәдиниҗат, Американы "диктаторлык" кылуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG