Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 80, вафатына 15 ел тулды.

Үткән гасырның 90нчы еллары – “суверенлык”, “татар теле”, “бәйсезлек”, “сүз иреге” сүзләренең иң популяр, халыкның уянган, татар зыялыларының үз фикерен әйтергә кыюлык тапкан чагы булып искә кереп калган.

“Татар теле – дәүләт теле” дигән шигарь астында нәкъ шушы чорда татарча яңа гәҗит-журналлар чыга башлады. Казан дәүләт университетыннан ерак түгел, Ирек мәйданы гөрләп тора! Трибуннардан сәясәтчеләр сөйли, халык татар милләтенә азатлык даулый, митинглар, сәяси сөйләшүләр үтеп тора иде.

Ул вакытта мин дә, журналистика факультетының беренче курс студенты, дәресләрдән бушагач, төркемдәшләр белән Ирек мәйданына чыга идем. Безгә анда һәрнәрсә кызык иде.

Ничек шулай килеп чыккандыр, берсендә мәйданга үзем генә киттем. Безгә ул вакытта “Фото эше” дигән дәрес керә, авыр, ак-кара төшерә торган “Зенит” фотоаппараты да бирделәр, фотолар төшерергә кушылды. Көн дә бик матур, кояшлы иде. Мәйдан тулы кеше. Бераз мәйданны фотога алгач, күзем бик таныш бер кешегә төште. Ак күлмәктән, кояш күзлеге кигән, чал чәчләрен артка яткырып куйган, ялгызы гына басып торган мәһабәт гәүдәле бу кеше – яраткан язучым Мөхәммәт абый Мәһдиев иде.

Мәктәп елларында ук китапларын кат-кат укып, их, шулар турында язучы белән сөйләшсәң иде, дигән хыялый уйларда йөргән булсам да, яшермим, Мөхәммәт абыйның янымда гына басып торганын күргәч, каушадым. Ничек барып эндәшим, ни әйтим микән дип баш ватам. Мөхәммәт абыйны фотога төшерәсе килә. Аны бераз усал диюләре дә каушатты бугай, үзем дә инде, ничәмә-ничә аның татфак студентлары кызыктырырлык итеп сөйләгән дәресләренә кереп утырырмын, дип йөреп, һаман да чигереп киләм. Шул вакыт эчке бер сиземләү, бу синең шансың, бар, барып эндәш диде... Бар кыюлыкны җыеп, бардым да:

– Исәнмесез, Мөхәммәт абый! – дидем. Ул, күрәсең, ниндидер уйлар эчендә булгандыр, минем эндәшү көтелмәгәнрәк килеп чыкса да, елмаеп, тыныч кына:
– Исәнмесез, кем буласыз? – диде.
– Мин Дилбәр булам, университетта укыйм. Мөхәммәт абый, Сез бит минем иң яраткан язучым, – дидем мин ашыгып.
– Шулаймы... – дигән кебегрәк әйтте бугай Мөхәммәт абый. – Дилбәр, кай яктан буласың?
– Актаныштан.
– Шулаймы... – Мөхәммәт абыйның безнең якларда еш кына кунак булуын ишетеп белә идем.
– Мөхәммәт абый, мөмкинме Сезне фотога төшерергә?
– Әлбәттә, мөмкин үскәнем, – диде ул актанышча итеп.

Мин аны фотога төшердем. Рәхмәт әйтеп, китеп барырга уйлаганда, Мөхәммәт абый дәшә: ”Үскәнем! Менә бу абыйларың белән дә төшермәссең микән?” Мөхәммәт абыйны һәм тагын өч ир-атны фотога алдым. Мөхәммәт абый: “Рәхмәт, үскәнем”, диде. Аннан ул минем университет студенты, Актаныш ягыннан икәнемне әйтте иптәшләренә. Мин саубуллашып китеп бардым.

Сулдан уңга: Гариф Ахунов, Әбрар Кәлимуллин, Ренат Мөхәммәдиев, Мөхәммәт Мәһдиев


Кемнәрне төшергәнемне каушаудан абайламаганмын да ул вакыт. Фотоларны ясаганда күрәм: татарның иң мөхтәрәм кешеләре: Гариф Ахунов, Әбрар Кәлимуллин, Ренат Мөхәммәдиев, Мөхәммәт Мәһдиев. Чыннан да, шушы бер күрешү мизгеле – бер шанс булган минем өчен. Ни үкенеч, Мөхәммәт абыйның дәресенә тәки керә алмадым.

1995 елның нәкъ шундый кояшлы җәйге бер көнендә, авылда чакта, радиодан тетрәндергәч хәбәр әйттеләр: яраткан язучым вафат. Кулдан эш төште, иң якын кешемне югалткандай булдым. Күп санлы укучыларын сөендереп, яңадан-яңа халыкчан, җор телле әсәрләр иҗат итеп, озын гомер яшисе язучыбызны шулай иртә югалтырбыз дип кем уйлаган.

XS
SM
MD
LG