Accessibility links

АКШта Русиягә шпионлык кылуда гаепләнгәннәр мәхкәмәгә чыгарыла


Русия мәнфәгатенә шпионлык кылуда гаепләнеп кулга алынган кешеләр бүген Нью Йоркта мәхкәмә алдына чыгарыла. Алар узган ай АКШта кулга алынган иде.

Чәршәмбе көнне Русия әлеге кешеләрне үзендә Көнбатышка шпионлык кылуда гаепләнеп кулга алынган Игорь Сутягин һәм тагын бер ничә кеше белән алыштырырга тәкъдим иткән иде.

Игорь Сутягинның адвокаты Анна Ставицкая Русия мәгълүмат чарасына Сутягинның Венага килеп җитүен белдерде.
XS
SM
MD
LG