Accessibility links

Халык күп итеп ярма, шикәр комы һәм он җыя


Татарстандагы кайбер авылларда корылык 3 ел рәттән булачак икән дигән сүзләр дә таралган. Казандагы күпләп сату урыннарында (базаларда) ярма, шикәр комы һәм онны көннекен-көнгә кырып-себереп алып бетерәләр икән.


Казан шәһәрендә яшәүче Миләүшәләрнең фатирлары зур түгел. Шулай булуга карамастан керешләре бу көннәрдә кечкенә генә келәтне хәтерләтә башлаган.

“Безнең әти-әниләр пенсиядә, бергә яшибез. Узган гасырның 21нче елындагы кебек корылык булса хәлләр начарланыр дип, күпләп сату урыннарыннан, капчык-капчык шикәр комы, ярма һәм он ала башладылар. Яңа гына 3 капчык шикәр комы, 2 капчык он алып кайттылар. Әле тагын алырбыз дип уйлап торалар. Үзләре бәянең кайда ничек икәнен дә белеп бетермиләр. Базада бөтен әйберне кырып-себереп алалар да машинага төяп алып кайтып китәләр дип әйтәләр”, ди Миләүшә.

Казан шәһәрендә яшәүче Разыя апа исә бу юлы ярмасын, онын күп итеп алып куймаска уйлаган. Бер тапкыр күп итеп алып куеп кортлаттык бит инде дип әйтә ул. Шулай да туганнары яшәгән яклардан килгән хәбәр аны борчуга салган.

“Базарлы Матак авылыннан шалтыраттылар. Миңа, апа бездә халык шикәр комы җыя башлады, дип әйтте. 5 кг шикәр комын 170 сумнан алалар икән”, ди Разыя апа.

Авыллар корылыктан иза чигә. Татарстандагы кар эрегәннән бирле бер генә тамчы төшмәгән авыллар да күп. Кайбер урыннарда бик сирәк кенә булса да явым-төшем булгалый, әмма 30 ның теге ягындагы эсселектә җиргә аның бер генә файдасы юк.

“Әле күптән түгел генә Базарлы Матакта бик әз генә явып алган. Хәтта кыярларның тамырларына да тимәгән”, ди Разыя апа.

Татарстанда кайбер авылларда үләннәр корганга, болыннарда ашар әйбер булмаганга көтү кергән. Мисал өчен Кукмара районында андый авыллар бар икән. Машиналары булганнар, хәлләреннән килгәннәр каяндыр табып терлекләрен ташып ашата башлаган. Суючылар да бар икән.

Кисәк кенә бәяләр арту шиге дә бар

Теләчә районы Алан авылындагы кибеттә эшләүче Гөлназ, ел фасылының башка вакытлары белән чагыштырганда, хәзер халыкның күңеле төшкәнлеге әллә каян сизелеп тора дип белдерә.

“Халык гел корылык турында гына, яңгыр яумый бит, дип сөйли. Олысы да, кечесе дә бик борчыла. Икмәкләр, бәрәңгеләр бик начар була дип кайгыралар. Булдыра алганнар бәрәңгеләренә су сибә. Әйбер кыйммәтләнер дип ярмалар, шикәр комы, он җыялар.

Сугышта катнашкан бер бабай ачлыкны күп күрдем дип әйтә. Башкаларга теләмим ди. Шуңа күрә бик күп итеп ярмалар, әйберләр алып куйды. Корылык 3 ел рәттән була икән дигән сүзләргә ышанам ди. Табигать күренешләренә караганда да шуңа ошаган дип әйтә”, ди Гөлназ.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Дәүләт шурасы депутатлары алдында чыгыш ясап быелгы җәйнең узган елгыга караганда куркынычрак килүен әйтте. Министр бары тик 1 миллион тонна гына икмәк җыелыр дип фаразлый. Корылык 2 миллиард сумнан күбрәк зыян салган инде.

Шулай да Әхмәтов халыкны ипи белән тәэмин итүдә кыенлыклар тумас дип ышандыра. Булган мая коткарачак, ди. Ә халык исә ярма, шикәр комына кисәк кенә бәяләрнең үсеп китү куркынычын да кире какмый.
XS
SM
MD
LG