Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мең милиционер 3 качкынны эзли


Башкортстанда газүткәргеч астына шартлаткыч куюда шикләнелгән өч кешене эзләү дәвам итә. Бу эшкә хәтта Русия Иминлек хезмәтенең “Альфа” төркеме дә җәлеп ителгән.

Узган атна азагында Башкортстанның Бөре районы Үгез авылы янындагы газүткәргеч торба астында шартлаткыч табылган иде. Рәсми криминаль хроника хәбәрләрендә белдерелүенчә, шактый куәтле ул шартлаткычны өч ир-ат урнаштырган. Аларның Аскын районы Үрмияз авылыннан булулары хакында да әйтелде. Әмма, ни өчендер, аларның берсенең дә фотосурәтен күрсәтмиләр. Бары тик фотороботларын гына бастырып чыгардылар.

Рәсми белдерүләргә караганда, имеш, бу өчәү җинаятькә чыгу алдыннан, барлык фотосурәтләрен дә яндырган икән. Ләкин бит аларның төрле рәсми оешмалардагы элекке шәхси белешмәләрендә беркетелгән фотокарточкалары да була ала. Ул хакта да бер сүз дә әйтелми.

Шулай итеп хәзер бер атна инде Башкортстанда өч качкынны эзлиләр. Хәтта аларның туган авылы Үрмияз янында милициянең ныгытма бүлеген дә ачканнар һәм анда килүчеләрнең документларын, машиналарын җентекле тикшереп кенә кертәләр. Гомумән алганда, качкыннарны эзләүгә 1 меңгә якын милиция һәм Иминлек хезмәте хезмәткәре җәлеп ителгән дип белдерелә.

Әлеге өч качкынны башта гади җинаятьчеләр дип белдерделәр, аннан соң аларга ата динче-исламчылар мөһере сугылды. Хәзер инде аларны бөтенләй дә диверсантлар дип атыйлар һәм яңарак Пермь краенда булган җинаятьтә дә шушы өч качкынны шикләнәләр.
Атнакич әлеге өчәүнең Караидел районы биләмәләрендәге урманнарда булу ихтималлыгын хәбәр иттеләр.

Имеш, һавадан тикшерү алып баручы боралактан җинаятьтә шикләнелүчеләрне күреп калганнар һәм, аларны тоту өчен, ФСБның “Альфа” төркемен дә җәлеп иткәннәр. Әлегә кадәр нәтиҗә генә күренми.

Рәсми хәбәрләрнең бик саран һәм каршылыклы булуы җәмәгатьчелек арасында күп сораулар тудыра. Бу хакта Башкортстандагы танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Гатауллин да үз фикерләре белән бүлеште. “Бу өчәүне тулы бер армия милиция хезмәткәрләренең һаман да таба алмавы бик тә гаҗәп, - ди Р. Гатауллин. - Хәтта бу “әкиятне” Башкортстан хакимиятләре үзләре уйлап чыгармады микән, дигән сораулар да туа. Русия мәгълүмат чараларының Башкортстанга каршы матбугат һөҗүменнән җәмәгатьчелек игътибарын читкә юнәлтү өчен эшләнгән кебек күренә бу”.

Диверсантларны эзләү дәвам иткән бер вакытта Башкортстанда террорчылыкка каршы күнекмәләр дә бара. Андый күнекмәләрнең берсе Сибай шәһәрендә үткән иде. Икенчесе Иглин районында оештырылды. Күнекмәләрдә йөзләрчә милиция һәм ОМОН хезмәткәрләре катнаша.
XS
SM
MD
LG