Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Иделбаевка янә җинаять эше ачылган


Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаевка тагын да бер җинаять эше ачылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасыннан хәбәр ителде.

Прокуратураның тикшерү комитеты тикшерү идарәсеннән белдерелүенчә, 40 яшьлек Артур Иделбаев канунны бозып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә һәм зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәтүенчә, соңгы бер елда Башкортстан матбугаты идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Иделбаев ышанычлы кешеләре аша коммерция белән дә шөгыльләнгән. Ә, канун буенча, дәүләт хезмәтендәге түрә андый эшләр белән шөгыльләнмәскә тиеш.

Моннан тыш Артур Иделабев 2008 елның 18 августыннан 2010 елның 5 мартына кадәр “Русия почтасы” федераль дәүләт унитар ширкәте аша бер коммерция ширкәтенә ярдәм итүдә шикләнелә. Эшләнмәгән эшләр өчен коммерция ширкәтенә алдан акчалар күчерелгән дип әйтелә прокуратура тикшеренүләре йомгакларында.

Соңгы ун елда Артур Иделбаев үзе ачкан хосусый “Атна” нәшрият йортына җитәкчелек иткән һәм урыс, татар, башкорт телләрендә “Атна” исемле өч гәзит тә чыгарган иде. Бу нәшрият йорты әле дә эшли. Исемдә Артур Иделбаев ул нәшрият йорты һәм газетлар белән җитәкчелек итүдән киткән булса да, асылда исә барлык мөлкәт аның кулында калган. Димәк хосусый ширкәттә табыш алу да дәвам иткән. Ә бу исә дәүләт хезмәтендә булган кеше өчен канунга туры килмәгән гамәл.

Әле яңарак Артур Иделбаевка карата ачылган бер җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм бу эш материаллары мәхкәмәгә тапшырылган иде инде. Мәгълүм ки, республика матбугаты түрәсе журналистларны кыйнауда гаепләнә. Артур Иделбаевның узган ел азагында, 11 декабрьдә Уфада журналистларның бөтенрусия фестивале үткәндә, ике бәйсез журналистны кыйнавы расланган дип әйтелә.

Журналистларны кыйнауга бәйле Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсе җинаять эше ачкан иде. Һәм менә тикшерү эшләре тәмамланган һәм Артур Иделбаевка бәйле җинаять эше хәзер мәхкәмәгә тапшырыла. Җинаять кылуда Артур Иделбаев белән бергә журналистларны кыйнаган 19 яшьлек Ринат Ваһапов белән 18 яшьлек Илназ Мәҗитов та хөкемгә тартылачак, дип хәбәр ителә.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, бер җинаять эше буенча мәхкәмә утырышлары башланырга гына торганда, Артур Иделбаевка карата чираттагы җинаять эше дә ачылган. Бу ел башында хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре матбугат түрәсенең эш урынында һәм йортында тентүләр оештырган иде.
XS
SM
MD
LG