Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

Бу көннәрдә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуаш дәүләт университеты арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзелде. Чуаш дәүләт университеты мондый килешүне алданрак җирле ортодокс епархиясе белән дә төзегән иде.

Мөфтият белән университет арасындагы килешү Чабаксар шәһәрендәге “Болгар” мәчетендә узды. Килешүгә имзалар салынгач ук, хезмәттәшлекнең беренче адымнары да билгеләнде.

Тамырсыз агач - багана ул


Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Чуаш дәүләт университеты ректоры Всеволод Агаковны кабул иткәндә, башта Русиядәге исламның тарихы, бүгенге көндә мөселманнарның хәле-әхвәле белән таныштырды. Җавап сүздә, ректор Всеволод Агаков, Чуаш университетында 40 илдән һәм Русиянең 69 төбәгеннән студентлар укыганлыгын хәбәр итте.

“Мин ректор булып сайланганчы, 14 ел буе чит илләр белән хезмәттәшлек итү эшен проректор буларак җайлап бардым. Бездә бик күп мөселман илләреннән студентлар укый. Кызганыч, бер-ике үлем очрагы да булды. Әмма мин, беләсезме, ул чит илдән килгән мөселман яшьләренә ничек соклана идем?! Аларның ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне яхшы белүе, ул гадәтләрне оялмыйча үтәп барулары –ул яшьләргә карата хөрмәтемне бик нык үстерде. Минем ул вакытта ук, мөселман диненә матур фикерләрем тәрбияләнде,”диде Всеволод Агаков.

Чуашстан мөфтие, чит ил мөселманнары гына түгел, җирле татар-мөселманнарның да ата-баба йоласына тугры калырга тырышканлыкларын әйтеп узды.

“Тамырсыз агач булмый. Булса, андый әйбергә багана диләр. Тамырлары кормаган, чермәгән агач кына яфрак яра, җимеш бирә ала. Шуңа күрә мөселманнар гына түгел, башка халыклар да ата-баба мирасына тугрылыклы булырга тиешләр,” диде Әлбир Крганов.


Хезмәттәшлек бара инде

Чуашстан мөфтияте белән университет арасында хезмәттәшлек берничә ел бара инде. Университеттагы мөселман яшьләре өчен намаз уку бүлмәләре булдырылган. Уку йорты җитәкчеләре ел саен алар өчен ифтар мәҗлесләре дә уздыра.

Татар бүләксез җибәрми

Моннан соң, мөфти хәзрәт белән ректор әфәнде алдан ук әзерләнгән килешүгә имзаларын салдылар. Мәчеткә килгән кунаклар бүләксез китмәсеннәр диеп, мөфти хәзрәт Чуаш дәүләт университеты китапханәсенә фәнни һәм гыйльми китаплар бүләк итте. Алар арасында татар тарихына багышланган атлас та, фикых китаплары да бар иде.

“Безнең Чуашстанда яшәүче татарлар аерым бер диалект тәшкил итә. Әдәби телдән азрак кына аермабыз бар. Ул хакта фәнни китаплар да бар. Менә татар тарихын, мәдәниятен белеп торыгыз диеп, сезгә мишәрләр тарихы турында китапны да бүләк итәбез,” диде Әлбир Крганов.

Болгар темасын Шыгырданда тикшерәчәкләр

Болардан кала, мөфти хәзрәт бу көннәрдә Чабаксарда кузгатылган болгар тарихы темасын да читләтеп узмады. Ректорга Болгар шәһәре биналары итеп эшләнгән сувенирлар бүләк итте.

“Болгар тарихын өйрәнү – тарихчылар эше. Без исә, иҗтимагый оешмалар, дәүләт чиновниклары бүгенге тормышны кайгыртырга тиеш. Бүгенге тынычлыкны, дуслыкны ныгыту өстендә эшләргә кирәк. Болгар темасы халыкларны берләштерү фикерен алга сөрергә тиеш,” диде Әлбир Крганов.

Моннан соң, мөфти хәзрәт, быел җиденче тапкыр узарга тиешле “Шыгырдан укулары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференцияне “Болгар - татар-чуаш халыкларының уртак мирасы” дигән темага багышларга мөмкин диде..


“Әйдәгез, бу фәнни конференцияне Чуаш дәүләт университеты белән берлектә оештырыйк. Аның эшенә Казан галимнәрен дә чакырыйк. Галим-голәманың аралашуы өчен шундый уртак мәйдан булып торсын әлеге җыен. Шунда алар киңәшсеннәр, тартышсыннар, үз фикерләрен яклап чыгышлар ясасыннар, фәнни нигезен күрсәтсеннәр,” диде Әлбир Крганов.

Моны ректор да, чарада катнашкан Чуаш конгрессы вәкиле дә хуплап чыкты. Конгресс вәкиле, хәтта мондый идеяне Чуаш конгрессы тәкъдим итте дип тә куйды.

Татар чәйсез дә җибәрми

Әлеге чарадан соң, кунаклар мәчеттә әзерләнгән кечкенә чәй мәҗлесендә катнаштылар. Сүзләренә караганда, алар үзбәк пылавын да, татарның корт, гөбәдия кебек ризыкларын да бик ошатканнар. Гөбәдия кебек ризык ханнар ризыгы булгандыр ул, дип белдерде соңрак катнашучылар.

Тагын бер ректор

Чуашстан мөфтие шул ук көнне Чуаш дәүләт һуманитар университеты ректоры Юрий Исаев белән дә очрашты. Анда да сүз, болгар мирасы турында барды. Чуашстан мөфтие болгар мирасының ике халыкның да уртак мирасы икәнлегенә басым ясады. Чуашстан җирлегендә урнашкан болгар чоры хәрабәләрен дә торгызырга кирәклеген искәртте.

XS
SM
MD
LG