Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шпионнарның кайберләре киләчәктә Русиядә калырга теләми


Кушма Штатлар һәм Русия очкычлары җомга көнне Австриянең Вена шәһәренә килеп төште. Кушма Штатлар күптән түгел Русия файдасына шпионлык кылучы 10 урыс агентын җибәрсә, Русия исә Көнбатыш махсус хезмәтләре белән элемтәдә торган өчен төрмәгә утыртылган 4 кешене азат итә.

“Салкын сугыш"тан соң бу шпионнарны алмашу өлкәсендә иң зурысы булып тора. Җомга берүк вакытта диярлек ике ил очкычы Вена һава аланына килеп төште. Кичкә инде алар кире үз илләренә дә кайтты.

Нью-Йорктан килгән очкычта Кушма Штатлардан куылган 10 урыс агенты булса. (Аларның тугызы Русия, ә берсе тумышы белән Перудан булган Кушма Штатлар ватандашы- Л.Х)

Мәскәүдән килүче очкычта кемнәр булуы әле төгәл мәгълүм түгел. Әмма анда Көнбатыш белән хезмәттәшлектә гаепләнгән дүрт русияле, диелә. Алар арасында иң билгелесе – атом кораллары өлкәсендәге галим Игорь Сутягин.

Әлеге алмашу моннан ике атна элек, ягъни 27 июнь көнне Русия агентларының Кушма Штатларда кулга алынуыннан соң башкарыла.

Русия файдасына эшләүче ун агент Америкада инде дистә елларча яшәгән. Һәм күпләре аларның башка исем астында гомер кичергән. Бу кешеләрнең барысы да пәнҗешәмбе - 8 июль көнне Нью-Йорк мәхкәмәсендә үзләрен гаепле дип таныды. Ягъни рәсми теркәлмәгән килеш чит ил хөкүмәтенә эшләүне раслады.

Унберенче агент исә Кыпрыстанда кулга алынган иде, әмма соңрак акча түләү бәрабәренә ул җибәрелде.

Бу Русия агентларына беренче чиратта Кушма Штатлар хакимияте турында күбрәк мәгълүмат җыю бурычы куелган булган. Әмма аларның берсе дә бу өлкәдә алай әһәмиятле дип саналган мәгълүмат бирмәгән булып чыкты.

Анна Чапман инде Бөекбританиягә җыена

Агентларның берсе Аннан Чапманның адвокаты Роберт Баум журналистларга белдерүенчә, килешү нигезендә аның якланучысы Вашингтонның махсус рөхсәтеннән башка инде Кушма Штатларга кайта алмаячак.

“”Имзалаган килешү нигезендә, ул Кушма Штатларга бары Америка хакимиятенең рөхсәтеннән соң гына кайта алачак. Әмма андый рөхсәт бирелүе бөтенләй мөмкин әйбер түгел кебек. Ләкин ул Кушма Штатларда калып, анда эшләүне кулаерак күрә”, диде.

Бөтен дөньядагы сары басмаларда фотолары урын алган Чапман күчемсез милек өлкәсендә уңышлы бизнес алып барган. Хәзер ул әлеге бизнестан колак кагарга тиеш. Әмма ул киләчәктә Русиядә калырга теләмәвен, ә Бөекбританиягә китәчәген әйтә.

Вики Пелаэс Перуга кайтачак

Шул унлыктан бердән-бер Русия ватандашы булмаган Вики Пелаэс Нью-Йорктагы испан газетасында эшләгән. Аның адвокаты Джон Родригес журналистларга белдерүенчә, Мәскәү аның якланучысына Русиядә пенсия һәм йорт тәкъдим иткән.

“Русия хөкүмәте минем якланучыма гомерлек 2 мең доллар пенсия вәгъдә итте. Башта ул Русиягә килергә тиеш, ә аннан инде дөньяның төрле иленә бара алачак. Ул исә Перуга китәргә җыена”, диде.

Русия ягыннан азат ителәчәк 4 тоткынның өчесе – Сутягин, Александр Запорожский һәм Сергей Скрипаль Көнбатыш файдасына шпионлыкта, ә тагын берсе – Геннадий Василенконы рөхсәтсез корал саклауда гаепләгәннәр иде.

Русия ягыннан азат ителгән дүрт кеше

Сутягинның адвокаты Анна Ставицкая әйтүенчә, аның якланучысы 2005 елны Себер якларындагы төрмәгә утыртылганнан соң, психологик проблемнардан интегә.

Русия фәннәр академиясенең Кушма Штатлар һәм Канада институты тышкы сәяси тикшеренүләр бүлегенең хәрби-техник һәм хәрби-икътисади сәясәтен өлешендә җитәкчелек иткән, Русия ватандашы Игорь Сутягин 2004 елны 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Аны Русиянең сер итеп сакланган мәгълүматын АКШ хәрби күзләү вәкилләренә бирүдә гаепләделәр.

Русия галиме беркайчан да үзенең гаебен танымады. Һәм бары үзе аналитик материал әзерләгән ачык кулланыштагы мәгълүматны гына соңыннан чит илгә бирүен әйтә килде.

Запорожский Русия тышкы күзләү хезмәтенең элекке полковнигы булса, Скрипаль Русия хәрби күзләү хезмәтенең элекке полковнигы, ә Василенко элекке КГБ агенты.

Русия президенты Дмитрий Медведевның Кушма Штатларга сәфәре узып берничә көннән соң шпионнарны тоту, Русия белән Кушма Штатлар арасында җайлана башлаган мөнәсәбәтләрне киеренке хәлгә куймасмы дигән сорау тыдырды. Әлеге алмашу исә бу куркынычны юкка чыгарды дияргә була.

Ике тарафның да югары вәкилләре мәгълүмат агентлыкларына әйтүенчә, Мәскәү һәм Вашингтонның араларны җайлауда кызыксынуы шул кадәр зур һәм бу шпион белән булган хәлләр мөнәсәбәтләрне кире артка чигерүе икеле.
XS
SM
MD
LG