Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Googlе контрактын озайтты


Дөньяның иң зур интернетта эзләнү хезмәте Googlе, Кытай хөкүмәтенең ширкәт килешүен быел өчен озынайтуын әйтте.

Googlе сүзчесе Марша Ванг, ширкәтнең дөньяда иң күп кулланучыга ия булган Кытайда эшләү рөхсәтенең яңадан озынайтылуынын ширкәт өчен зур казаныш булуын әйтте.

Ширкәт март аенда ясаган белдерүдә, Кыатйдагы эшчәнлеген киметеп, бу илдән ширкәт сәхифәсенә кергән кешеләрнең турыдан Һонг Конгдагы адреска юнәлдеречәген белдергән иде. Ләкин аның бу карарыннан соң Googlега каршы интернет һөҗүмнәр ешайган иде.

Googlе ширкәте белән Кытай хакимияте арасында цензура мәсьәләсен иң зур бәхәс булып тора иде.
XS
SM
MD
LG