Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада татарлар өчен истәлек һәйкәле куелды


26нчы июньдә Литваның Раизаи авылында Грюнвальд сугышының 600 еллыгы искә алынды. Моннан алты гасыр элек булган сугышта Литва патшасы хәрбиләре арасында татар хәрбиләре дә булган. Германиягә каршы булган сугышта татар хәрбиләре зур батырлык күрсәткәннәр. Әлеге Татар хәрбиләрнең башлыгы Алтын Урда ханы Туктамышның улы Җәләлетдин дә булган.

14 июльдә исә Райзай авылы җирендә Грюнвальд сугышын искә алып тантаналы рәвештә сугыш турында театр һәм башка мәдәни чаралар узачак.
XS
SM
MD
LG