Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть казасы АКШка миллиард доллар зыян китерде


BP ширкәте Мексика култыгына таралган нефтьне туктату өчен чираттагы яңа чараны сынап караячак. Белгечләр диңгез төбендәге тишелгән нефть коесын каплый торган зур бер капкач урнаштырырга планлаштыра. Әлеге ысул белән ширкәт көненә 80 мең мичкә нефтьне җыярга уйлый.

Хәзерге капкач 25 мең мичкә нефтьне генә саклый ала.

АКШ хөкүмәте әлеге фаҗигагә тиз арада чара табарга чакыра.

Бу Кушма Штатлар тарихында иң зур табигый каза дип исәпләнә.

Инде 5 вилаяткә килеп җиткән нефть калдыклары шул тирәдәге балык һәм туризм тармагына миллиард долларлык зыян салды.
XS
SM
MD
LG