Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбург хәрби прокуратурасы мыскыл ителгән солдатлар эшен тикшерә


Курган өлкәсеннән хезмәткә алынган солдатның әнисе улын һәм аның ике дустының тишелгән, шешенгән башларын күргәч, аларны хәрби бүлектән урлап алып чыгып китә. Курган өлкәсе прокуратурасына юнәлә.

Әлегә офицерлардан кыйналучыларның исемнәре әйтелми. Берсенең генә исеме Данила икәне билгеле. Нәкъ тә Данила әнисенә аларны юк кына гаеп өчен дә кыйнауларын, тәүлек буе ач тотуларын хәбәр итә. Солдатлар әйтүенчә, аларның ярты ротасы имгәтелгән.

Хәзер солдатларның күрсәтмәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Аны Екатеринбургның хәрби прокуратурасы тикшерә.
XS
SM
MD
LG