Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Фәләстин башлыгы Аббас белән сөйләште


АКШ президенты Барак Обама Фәләстин җитәкчесе Мәхмүт Аббас белән телефон аша сөйләште.

Сөйләшү вакытында Обама Аббасның рәсми Фәләстин дәүләте төзү тырышлыкларын яклавын әйткән.

Обама Газзә һәм Көнбатыш Сызыгында соңгы вакытта булган тәрәккыят һәм тынычлык сөйләшүләренең нәтиҗәләре турында фикер алышты.

Обама белән Аббас телефон сөйләшүе вакытында, "проблемалардан арынган бәйсез, тотрыклы бер Фәләстин дәүләте булдыру өчен тиз арада сөйләшүләрне башлау кирәклеге мәсьәләсенә" тукталды һәм ике җитәкче моның өчен шартларны барлап чыкты.

Мәгълүматларга караганда, Обама Аббаска үзе шалтыраткан. Мәгълүм булганча, бу атна башында Израиль премьеры Беньямин Нетеньяһу Вашингтонда АКШ президенты Обама белән очрашкан иде. Очрашу вакытында төп темаларның берсе - туктап калган Фәләстин тынычлык сөйләшүләре иде.
XS
SM
MD
LG