Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Сутягин Британиягә килүе турында хатынына хәбәр иткән


Русия белән АКШ арасында шпионнар алмашу өчен Венага җибәрелгән очкычның Вашингтонга барып җитте. Очкыч Вашингтонга килер алдыннан Британиядә тукталган. Биредә ничә шпион калдырылуы турында төгәл мәгълүмат юк.

Шул ук вакытта Русиягә каршы шпионлыкта гаепләнгән атом галиме Игорь Сутягин Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать өчләр тирәсендә хатынына шалтыратып, үзенең Лондон шәһәре янындагы кечкенә шәһәрчектә булын әйтә.

Бу турыда аның адвокаты Анна Ставицкая һәм энесе Дмитрий хәбәр итә.

Хәзергә Сутягин кулында Русия һәм визасыз чит ил паспорты бар. Шуңа аның хәрәкәт итүе чикләнгән.

Сутягин белдерүенчә, Британиядә аның белән тагын бер кеше калган. Әмма бу кешенең исеме әлегә хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG