Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

Кәшмирнең һинд өлешендә комендант сәгате кертелгән


Кәшмирның һинд өлешендә инде берничә атна протест чаралары дәвам итә һәм комендант сәгате кертелгән.

Хакимият үзәге булган Шринагар шәһәре урамнарында меңнәрчә хәрбиләр күзәтү алып бара. Шимбә солдатларга ташлар аткан протестчыларны куып тарату өчен күз яше чыгара торган газ кулланылган. Чуалышлар нәтиҗәсендә 15 кешенең үлеме әйтелә.

Әлеге каршылыклар Кәшмир башкаласының бер районындагы таулы суда 17 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылганнан соң башланган. Җирле халык аны үтерүдә хокук саклаучыларны гаепләде.

XS
SM
MD
LG